Тамашачылар Әлки районы мәдәният йортының иҗат төркеме тарафыннан театральләштерелгән тамашаны күрделәр.
Районга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Әлки районы башлыгы Александр Никошин белән бергә, Кулланучылар җәмгыятьләре эшчәнлеге белән танышты.
Бүген Казанда «Ел җитәкчесе-2025» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика чыршысында катнашучылар белән традицион очрашу уздырды. Очрашуда укуда, спортта, мәдәнияттә һәм иҗтимагый эшчәнлектә үзләрен күрсәткән балалар катнашты. Очрашу «Татнефть-Арена» Боз спорт сараенда узды.
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез.
Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Татнефть Арена»да Республика чыршысы күрсәтелде. Быел ул Татарстан эстрадасы йолдызлары катнашында концерт формасында тәкъдим ителде. Ахырда балаларга котлау белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
2025 елның 23 декабрендә Чистай муниципаль районы администрациясе бинасында террорчылыкка каршы комиссия (АТК), гадәттән тыш хәлләр комиссиясе (КЧС) һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча оператив төркемнең уртак утырышы булды.
Теләче 3 нче балалар бакчасының яшь педагогы Сәетова Дилбәр Рәшит кызы, "Безнең яңа тәрбиячебез" грантында катнашып, грант отты. Без коллегабызның уңышлары белән горурланабыз һәм яңа җиңүләр телибез!
Бүген уртанчылар төркемендә Яңа ел иртәсе узды. Матур бизәлгән зал, матур чыршы, бүләкләр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы,Кар бабай,Куянкай балаларны көтеп тордылар. Балалар рәхәтләнеп җырладылар, уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Беркем дә битараф калмады. Кыш бабайның үз кулыннан балаларга тапшырылган бүләкләр балаларга тагын да сөенеч өстәде! Бәйрәм күңелле һәм шатлыклы килеп чыкты, бик күңелле тәэсирләр һәм хис-кичерешләр калдырды. Барыгызны да Яңа ел белән!
Кыш бабай шәхсән үзе Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортына барырга карар кылды. Оныгы Кар кызы белән салкыннар һәм суыклар Хакиме Татарстан Республикасы башкаласына махсус рейс белән килде.