Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Утырыш Ренат Гайнетдинов рәислегендә уза
Исаак Беккер — күп еллар Яр Чаллы психоневрология диспансерын җитәкләгән, жюри тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Россия Язучылар берлеге әгъзасы
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен кайнар линия эшли.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан шәхси йортларда яшәүчеләр үзләренең йорт яны территорияләрен бизәүдә аеруча активлык күрсәтәләр. Алар гаҗәеп кар фигуралары, фанерадан уеп ясалган композицияләр ясыйлар, якты гирляндалар элеп куялар һәм кышкы могҗизаның кабатланмас атмосферасын тудыралар.
Иҗади энергиягез һәм бәйрәм кәефен булдыруда актив катнашуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Сезнең хезмәтегез балаларыбызны рухландыра һәм сөендерә, Яңа елны аеруча якты һәм истә калырлык вакыйга итә.
Тирә-яктагы тормышны яхшырак һәм матуррак итәргә омтылуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Киләсе елда өегез җылы, бәхетле һәм шатлыклы булсын!
31 декабрь, шулай ук 1, 2 һәм 7 гыйнвар Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак. 30 декабрьдә һәм 6 гыйнварда почта бүлекчәләре эшләрен бер сәгатькә иртәрәк тәмамлый.
Ростех дәүләт корпорациясенең POZIS компаниясе (Россия машина төзүчеләр берлегенә керә) предприятие территориясендә кан тапшыру буенча чираттагы донор акциясен уздырды. Чара Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге белән берлектә Россия машина төзүчеләр берлеге ярдәмендә оештырылды.
Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышының төп темасы булды.
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
Татарстан шефлыкка алынган шәһәрләр егетләре өчен якынлашып килүче Яңа елга концертлар оештырды. 600дән артык бала театр тамашасын, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашуларны карады, аларга республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан Яңа ел бүләкләре тапшырды. Балаларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков котлады.