23 декабрь көнне, Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Сарман районындагы профилактика бүлеге начальнигы Ситдыйкова Алсу Рәзин кызы мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде, "Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү" темасына видеоролик күрсәтте, буклетлар өләште.
Яңа ел-иң якты һәм истә калырлык бәйрәм, ул үзе белән тылсым һәм могҗизалар алып килә, чын бәхет һәм күңел ачу хисе бирә. Барыннан да бигрәк бу бәйрәмне балалар көтәләр һәм аңа шатланалар! Мичән төп мәктәбендә дә укучылар өчен Яңа ел бәйрәмнәре 2 сменада үтте. Башлангыч сыйныф укучылары Кыш бабай, Кар кызына үзләренең җыр-бию, шигырь сөйләү буенча һәнәрләрен күрсәттеләр. Югары сыйныф укучылары арасында КВН үтте. Укучылар тырышып әзерләнгәннәр, күңелле чыгышлары белән һәркемнең соклануын тойдылар. Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтте.
Яңа ел һәм раштуа чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү чорында комплекслы куркынычсызлык чараларын гамәлгә ашыру максатында районның барлык китапханәләрендә хезмәткәрләр өчен махсус инструктажлар оештырылды.
Яңа ел алдыннан бөтен җирдә тылсым һәм могҗиза атмосферасы хөкем сөрә. Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин шәхсән үзе Кыш Бабай һәм Кар кызына кушылып, яшьләрне котлады һәм аларга яңа ел әкиятен бүләк итте.
Бәйрәм алды атмосферасында район мәдәният йортында районыбызның чын «алтын фонды» җыелды.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Бәйрәкәтамак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле котлау акциясе оештырды.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Кәрәкәшле авылы мәдәният йорты онытылмаслык балалар бәйрәме уздыру урынына әверелде.
Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре Урыссу бистәсенең Үзәк тыкрыгында «Тоннель» рейды үткәрде. Чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмауга, исерек машина йөртүчеләрне ачыклауга һәм җәяүлеләр кичүләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Урыссу гимназиясендә җылы һәм күңелле чара үткәрелде.
Хөрмәтле гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез-Россия Федерациясе Коткаручысы көне белән котлыйм. Сез үзегез өчен авыр, ләкин игелекле эш сайладыгыз - бәлагә эләккән кешеләргә беренче булып ярдәмгә килү. Куркынычны җиңеп һәм үз - үзегезне куркыныч астына куеп, сез иң кадерлесен-кеше гомерләрен саклап каласыз. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының барлык хезмәткәрләренә профессиональлекләре һәм иң катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлын таба белүләре өчен рәхмәт, тармак ветераннарына яшь буын коткаручыларына тапшырган тәҗрибәләре һәм осталыклары өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.