Иң тылсымлы бәйрәм алдыннан МБГББУ "Җәлил гимназиясе"ндә тәрбия буенча директор киңәшчесе Граханцева Е.Р. башлангыч мәктәпнең сыйныф җитәкчеләре белән берлектә "Кышкы могҗизалар мозаикасы: Россия халыкларының яңа ел традицияләре" дигән мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.
1 нче Б сыйныф укучылары, «Россия бөркете» программасында катнашучылар Кыш бабайның иҗат остаханәсендә зур энтузиазм белән эшләрен дәвам итәләр.
Казанда 13 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында теннис буенча Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды, ул әлеге яшь категориясендә сезонның финал турниры булды. Ярышлар ялгыз һәм парлы разрядларда узды һәм иң көчле яшь теннисчыларны җыйды.
Кичә Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Мөфтие, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинның кунак – Ислам финанслары стандартлары буенча халыкара оешманың (AAOIFI) Химаячеләр советы рәисе шәех Ибраһим бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән эшлекле очрашуы узды.
Бүген «Кыш Бабай һәм Яңа ел әкияте» Яңа ел бәйрәме уздырылды
Йомгаклау киңәшмәсендә 2026 елга төп юнәлешләр һәм планнар турында фикер алыштылар.
Лениногорск мэриясенең утырышлар залында район башлыгы Марат Гирфанов рәислегендә коррупциягә каршы комиссиянең йомгаклау утырышы узды. Комиссия эшендә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе, комиссия секретаре Марат Якупов һәм Лениногорск шәһәре прокуроры Марсель Гыймаев катнашты.
«Татарстанда кыш» проекты кысаларында Һәм укучыларның сәламәтлекләрен ныгыту, буш вакытларын файдалы уздыру максатыннан, Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары өлкән кешеләргә ярдәм иттеләр. Авылдашларыбыз бик кәнәгать калдылар.
Болытлы, көндез аязучан. Төнлә, иртән кар.
Мишә авыл җирлегенең бильярд буенча финал ярышлары 21 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында узды. Инде берничә ел дәвамында бильярд уенын яратучылар бу уенда кем уңышка ирешкәнен ачыклый. Бильярд спортының бистәдә бик популяр булуы сөендерә, уенчылар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаша, ярышларда зур дәрт белән очраша. Сентябрь аеннан бүгенге көнгә кадәр уенчылар арасында киеренке көрәш барды. Бүгенге финал аеруча кызыклы булды. Турнирда Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы үзе катнашты.
Мактаулы призлы урыннар түбәндәгечә урнашты:
1 урын - Сафин Әхмәт
2 урын - Евдокимов Эльмар
3 урын - Вәлиев Илназ
Җиңүчеләребезне котлыйбыз!!! Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Бүген, 27 декабрьдә, Нурлатның «Ак Барс» спорт комплексы кышкы спорт төрләрен яратучыларны җәлеп итү үзәгенә әверелде