Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткәне өчен Алабуга муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән шәхси эшмәкәр, «Колесо+» предприятиясе директоры Руслан Сергеев бүләкләнде.
24 мартта «Юбилейный» Спорт сарае бозында «Нефтяник» һәм «Дизель» командалары Россия чемпионы кубогының 1/8 өлеше белән икенче очрашу үткәрделәр. Исегезгә төшерәбез, беренче матчта 4:2 исәбе белән әлмәтлеләр җиңү яулады.
Без “ГТО нормаларыннан - гаилә рекордларына” район спорт олимпиадасында җиңүчеләр!
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүгеннән гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә язгы ау чорында киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлавын хәбәр итә.
Бүген Сарман муниципаль районы Советында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы алып барды
. Беренче мәсьәлә буенча «Россия Федерациясенең террорчылыкка каршы милли комитеты (ТМК) рәисе күрсәтмәләрен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында» утырышның көн тәртибенә муниципаль район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Исмәгыйлова Гөлназ Тәлгать кызы, «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУ директоры Нигъмәтуллин Илфат Өлфәт улы хәбәр иттеләр.
«Мәгариф учреждениеләре укучыларын диверсия-террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүне профилактикалау турында» көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Тәлгать кызы Исмәгыйлова, шулай ук «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУ директоры Нигъмәтуллин Илфат Өлфәт улы чыгыш ясады.
«Авыл җирлегендә террорчылыкка каршы тору эшенең торышы " көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча Олы Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Сабитов Әсхәт Нәҗхәт улы чыгыш ясады.
29–30 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институтында инвалид балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм әлеге категория балалар белән эшләүче педагоглар өчен «Мин булдыра алам! Чикләрсез иҗат» бөтенроссия талантлар һәм иҗат конкурсы узачак.
Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы булды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде.
«2025 ел йомгаклары буенча һәм 2026 елның 1 кварталында наркотик, психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы тору өлкәсендә комплекслы чараларны гамәлгә ашыру буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең эшчәнлеге турында» беренче мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Гатиятуллин Айдар Азһәм улы чыгыш ясады .
Аннары «2026 елның беренче кварталында районда наркологик вәзгыять һәм наркомания белән авыручылар, шулай ук наркотиклар куллану диагнозы куелган затлар санын киметүгә юнәлдерелгән чаралар турында Сарман үзәк район хастаханәсе» ДАССОның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Рамил Габдулла улы Галиев хәбәр итте.
Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Тәлгать кызы Исмәгыйлова «Балигъ булмаганнарның психоактив матдәләр, никотинлы һәм алкогольле продукция куллануын профилактикалау турында. Алкоголь һәм наркотикларга бәйлелектән интегүче ата-аналарга комплекслы ярдәм күрсәтү турында» мәгълүмат бирде.
MAX мессенджерында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы