Казанның яшь динамочылары Минскидан чирәмдәге хоккей буенча Раштуа турнирының ике Кубогы белән кайттылар.
29 декабрь кичендә, төнлә һәм 30 декабрь иртәсендә Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Иң тылсымлы, озак көтелгән һәм бәйрәм килеп тә җитте инде!
Һәм аны бергәләп каршы алачакбыз.
Безнең мәктәптә башлангыч сыйныфларында “Яңа ел тамашасы” узды. Балалар яраткан әкият геройлары белән бергә бәйрәм рухына чумдылар, мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
30 декабрьдән «Стадион-Ипподром» чаңгы базасы территориясендә ачык һавада шугалак ачылачак. Мәйданчык көн дәвамында ирекле шуу өчен мөмкин.
Халкыбызның иминлеген тәэмин итү максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 22.12.2025 № 1121 «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында» арар кабул итте, аның нигезендә 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу карар пиротехника эшләнмәләрен күпләп куллану, йортларны гирляндалар белән бизәү һәм электр челтәренә артык йөкләнеш чорында мөмкин булган фаҗигаләрне булдырмау зарурлыгы белән аңлатыла.
2025 елның 30 декабренә һава торышы фаразы
Бүген «Реальное время» интернет-газетасында Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков белән туры элемтә узды.