ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

31 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында Яңа ел чараларының икенче өлеше - "Яңа ел бизәкләре" дип аталган күңелле уеннар һәм конкурслар булып узды. Бүген тамашачы карап утыручы ролендә түгел, ә төп актер ролендә чыгыш ясады. Кызыклы уеннар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Авылдашлар уйнадылар, биеделәр, җырладылар һәм, әлбәттә, беркем дә бүләксез өйгә кайтып китмәде. Кемдер үзен җитезлектә, кемдер-тапкырлыкта сынады, һәм һәр катнашучы үзен иң яхшы итеп күрсәтте. Залда күңел ачу, көлү, шаянлык, елмаю һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрде. Без авылдашларыбызга бүгенге чарада актив катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәрбарчагызны Яңа ел белән котлыйбыз, тынычлыкта һәм иминлектә яшәүегезне теләп калабыз.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

2026 елның 1 гыйнварыннан «АТУ» МУП җәмәгать транспорты «акыллы транспорт»мобиль кушымтасында күренми башлый.

Бәйрәмне «Алнас» стадионында каршы алырга чакырабыз. Программа 23: 00 сәгатьтә башлана.

Тэги: #АЙДАГУЛЯТЬ #ЗИМАВТАТАРСТАНЕ

Искәртәбез, 25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу пиротехниканы махсус билгеләнгән урыннарда гына куллану рөхсәт ителә дигәнне аңлата.

31 декабрь көнне Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авыл клубы белән берлектә «Әкият ыгы-зыгысы» исемле яңа ел бал-маскарады булып узды.Мәдәният йорты сәхнәсендә барысын да матур бизәлгән яңа ел чыршысы көтә.Хезмәткәрләр кызыклы һәм бай бәйрәм программасы әзерләгәннәр. Яңа ел бәйрәмендә бәйрәм һәм күңел ачу рухы хөкем сөрде.Яңа ел программасына кызыклы әкият персонажлары җәлеп ителде. Күңелле музыка, яхшы кәеф, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ел буе дәрт һәм энергия бирде. Лотерея үткәрү прзадникның дәвамы булды.

Тэги: Сулэ авыл клубы

Аязучан болытлы һава. Бераз кар. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-15˚. Көндез максималь температура -8..-11˚. Юлларда бозлавык.

Хөрмәтле минзәләлеләр, район кунаклары!

Яңа ел - иң көтелгән һәм искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, гаҗәеп дип атыйлар. Кешеләр чираттагы могҗиза, якты әкият, яңа бәхет көтә. 28 декабрь көнне Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белән берлектә «Яңа ел могҗизалары» исемле яңа ел бәйрәме үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр, кызыклы әкият персонажлары җәлеп ителде. Ә Кыш бабай белән Кар кызы барысының да шатлыгына килгәч, чын күңел ачу башланды. Күңелле музыка, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавы һәркемгә ел буе дәрт һәм энергия бирде. Вакыт сизелмичә генә үтеп китте, авылдашларына һәм кунакларга күңелле истәлекләр калдырды. Бәйрәм чарасын Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов ачып җибәрде.

Тэги: Язлы Арташ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International