Нәүрүз - борынгыдан килгән матур йолаларның берсе. Ул язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Бүген безнең балалар бакчасында да Нәүрүз бәйрәме гөрләп, җырлап, күңел ачып үтте. Бәйрәмнең чибәр кунагы Нәүрүзбикә үзенең уеннары белән балаларның күңелләрен күрде. Көтмәгәндә килеп кергән Кыш бабай бәйрәмне тагын да җанландырып, ямьләндереп җибәрде. Кыш яз белән күпме генә тарткалашса да, хәле бетеп, үзенең урынын Нәүрүзбикәгә бирде. Бәйрәм иртәсе тәмле бүләк – мичтә пешкән коймаклар ашап тәмамланды. Мондый бәйрәмнәрне искә алып, күңелле итеп үткәрү үсеп килгән буынга үз халкының гореф-гадәтләрен күз карасыдай сакларга кирәклеген аңлатыр дигән өметтә калабыз.
Район хакимиятендә халыкны диспансерлаштыру мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү
«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының оештыру комитеты чираттагы 2026 елгы конкурсны башлап җибәрү турында Карар кабул итте.
Казаннан «Без бергә (Мы вместе)» автоном коммерцияле булмаган оешмасы Санкт-Петербургта үткәрелгән Neva Fashion Week мода атналыгының XIX сезонының социаль партнеры булды.
Азнакайда «Шифа» сәүдә үзәге каршындагы мәйданда игелек, дуслык һәм табигать уяну символы булган Нәүрүз бәйрәменә багышланган язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Шәһәр халкы һәм кунаклары җирле фермерлар продукциясен: ит, йомырка, сөт, бал, үсентеләр, шулай ук кул эшләнмәләре сатып ала алдылар. Барлык теләүчеләр өчен чәй, коймак һәм камыр ризыклары белән өстәлләр оештырылды. Бәйрәм театр тамашалары, халык көйләре һәм биюләр белән үрелеп барды.
Беренче булып уянган байбаксөркәләрне Бөгелмә районының гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә очратканнар. Хайваннар ояларыннан пычранып чыгалар –кышны алар үзләренең җир асты торакларында үткәрәләр. Уянгач, байбаклар бик яхшылап чистарыналар, үзләрен тәртипкә китерәләр һәм азык эзли башлыйлар. Бу вакытта инде былтыргы үләннәр чыга, яшь үлән дә әкренләп күтәрелер.
Бу электр энергетикасын үстерү бурычларын хәл итү һәм 2050 елга кадәр Россиянең энергетика стратегиясен гамәлгә ашыру өчен төп мәйданчык. Форум 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр «Казан Экспо»да узачак. Ел саен анда Беларусь, Һиндстан, Иран, Кытай, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм башка илләр делегацияләре катнаша.
Зональ этапта республиканың җиде районы вәкилләре катнаша: Арча, Атнә, Балтач, Саба, Теләче, Биектау һәм, әлбәттә, Кукмара районы үзе. Көн саен фестиваль меңләгән баланы берләштерә, алар эстрада сәнгатендә үз осталыкларын күрсәтеп, тамашачыларга онытылмас хисләр бүләк итә.