ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

6 январь көнне Сулэ һәм Түбән Утар авыл клублары хезмәткәрләре балалар өчен Байлар Сабасындагы үзәк чыршыга экскурсия оештырдылар.Балалар рәхәтләнеп тауда шудылар,уйнадылар, күңел ачтылар. Кояш нурлары белән сөендереп торды. Вакытны күңелле һәм файдалы уздырдык.

Тэги: Сулэ авыл клубы

6 нчы гыйнварда Морад Рамзи исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе укучылары укытучы Юнысова А.В. белән берлектә саф һавада күңел ачтылар.

ТР Пространство белешмәләре фондында гомуми күләме 22 ТБ дан артык булган якынча 10 мең материал бар.

6 гыйнвар көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Тайна новогодней звезды» - исеме астында балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән балалар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук Кыш бабай белән Кар Кызы «Әдәби алан» проектында катнашучы балаларны  бүләкләп киттеләр.

   Чараның икенче өлешендә лотерея уены үткәрелде. Бәйрәм балаларның күңелләренә хуш килде, ахырдан аларның барысына да истәлек бүләкләре өләшенде.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

Хәзер төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 400 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларга 257 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Тәүлеккә 6014 тонна ком-тоз катнашмасы, 270 тонна тоз, 15 тонна тоз эремәсе тотылды.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Чыршы» ведомствоара оператив-профилактик чарасына йомгак ясалды.

Хәзерге вакытта республикада алгарышлы үсеш территорияләре биш моношәһәрдә эшләп килә: Яр Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Яшел Үзәндә һәм Менделеевскта. Законнар нигезендә алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына салым салуның ташламалы режимы билгеләнгән.

 5 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, балалар өчен «Мин кулыма китап алам» интеллектуаль уены үткәрелде.

Уен 4 өлештән торды:

1 - "Тел – милләт бизәге",

2 - "Тапкырларга табышмак",

3 - "Яхшы китап - иң ышанычлы дус",

4 - "Серле сандык".

Һәр өлештә 4 сорау булды. Балалар аларга 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш иде, дөрес җавап өчен аларга баллар өстәлде. Балалар сынатмадылар, бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

5 январь көнне Олы Нырты авыл китапханәчесе яшьләр өчен иҗади интеллектуаль күңел ачу чарасы «Белем аукционы» үткәрде. Яшьләргә үзләренең белемнәрен һәм эрудицияләрен тикшерергә тәкъдим ителде. Балалар төрле белем өлкәләреннән – әдәбият, тарих, географиядән сорауларга җавап бирделәр һәм үз командалары өчен «квант» капиталы җыйдылар. Төрле биремнәрне үтәп, аларның һәркайсы кызыклы һәм онытылмаслык нәрсәләргә яшерен якын килү юлын тапты. Уен һәрберсендә бишәр сорау буенча җиде раундтан торды. Мәсәлән, раундларның берсе – «Ералаш», катнашучылар, өлешләргә бүленгән һәм үзара буталган юллардан шигырь төзеделәр. «Призлар аукционы» уеннның иң кызыклы раунды иде, анда катнашучылар лот-табышмакка җавап бирделәр һәм фаразланган призлар алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International