Өфөдә билбау көрәше буенча Россия Беренчелеге тәмамланды. Кукмараның «Зилант» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре күркәм нәтиҗә күрсәтте: Йософ Имамиев чемпион булды, Мәүлүт Ибатуллин — бронза призёры. Икесе дә Дөнья Беренчелегенә юллама яулады!
Бүген Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең агротехнология классында Габделхәй Кәримов ис. «Авылым офыклары» II Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә укучылар туган җир, игенчелек, терлекчелек темалары буенча фәнни-гамәли эшләрен якладылар.
2026 елның 16 апрелендә Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Г.Тукайга багышланган Бөтенроссия туган тел форумы узды
Кукмара районы халкы федераль дәрәҗәдә үзен таныта ала. «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы 25 таләп ителүче һөнәр буенча уза. Катнашу бушлай, стаж — 3 елдан. Гаризалар konkurs.trudvsem.ru сайтында кабул ителә.
2026 елның 1 маеннан гражданнарны социаль хезмәтләргә мохтаҗ дип тану вәкаләтләре Республика матди ярдәм үзәгенә тапшырыла. Кукмаралылар гаризаны шәхсән яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тапшыра ала.
2026 елның 16 апрелендә Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә бөек татар шагыйре һәм язучысы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган Бөтенроссия рәсем конкурсында җиңүчеләрне, призерларны һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булды
Олы Нырты мәдәният йортында Тубән Шытсу мәдәният йорты,Тенеки, Йосыф- Алан авылы клуб мөдирләре һәм үзэшчәннәре тарафыннан Гөлшат Мөхәммәдшинаның " Соңлаган бәхет"исемле комедиясе куелды.
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган.
Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
2026 елның 16 апрелендә Бакырчы урта мәктәбендә «Умники и умницы»-«Эпир маттур ачасем»муниципаль интеллектуаль — танып белү уены булып узды.
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.