ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2026 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта кулланучылар кредиты яки займ шартнамәсе төзегәндә заемщикка мәгълүмат бирү механизмын кертү турында закон проектын кабул итте.

Нурлатта коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы булды

Зәй муниципаль районында «Радость» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Тәрбия мәктәбе» эшен дәвам итә. Ул «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында эшли.

Бүген мәктәбебездә укучыларның сәламәтлекләрен саклау, ОГЭ га әзерлек максатыннан психологлар һәм логопедлар десанты булды. Белгечләр укучыларның сөйләмнәрен күзәттеләр,киңәшләр бирделәр. Шулай ук «Яшәү кыйммәте», «Үз-үзеңә контроль», «ОГЭ га психологик әзерлек» дип исемләнгән  тренинглар үтте

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бүген без Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылу көнен билгеләп үтәбез. 12 ел элек кырымлылар һәм севастополь халкы кабул иткән карар безнең ил тарихында яңа бүлек ачты.

Бүген Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылу көне, Ауропаның сәяси картасын мәңгегә үзгәрткән һәм хәзерге Россия тарихында булган мөһим вакыйга. Бу көн гомуми референдумда чагылдырылган тарихи гаделлек һәм халык ихтыярының тантанасын гәүдәләндерә. Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылуы – бу шулай ук төбәктә тотрыклылык һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүнең мөһим факторы. Бу вакыйга ярымутрау үсеше, масштаблы инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен куәтле стимул булды. Бүген Кырым һәм Севастополь-Россия Федерациясенең аерылгысыз өлеше.

2021 елның 31 мартында табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Росприроднадзор) «Экология - һәркем эше»халыкара премиясен гамәлгә куйды.

24 март көнне «Иннополис. Фән» дигән темага Россия Фәннәр академиясенең Н. Н. Красовский исемендәге математика һәм механика институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре һәм НИУ ВШЭ стохастик анализ лабораториясе, Урал федераль университеты профессоры Юрий Авербухның ачык лекциясе узачак.

33 нче мәктәп һәм 17 нче балалар хореография мәктәбе укучылары ата-аналар һәм педагоглар белән берлектә махсус хәрби операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм әзерләп җибәргәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International