ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2026 ел
сишәмбе

23 март көнне "ОНИКС" мәгариф үзәгендә "Тылсымлы пластилин" бәйгесе узды. Республикакүләм әлеге бәйгесе үзенең осталыгын һәм фантазиясен күрсәтергә әзер булган талантлы мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм кече мәктәп укучыларын җыйды. Кечкенә скульпторлар алдан уйланылган тематикаларны гәүдәләндереп, үз идеяләрен 45 минут эчендә тормышка ашырдылар. Ата-аналар һәм педагоглар янәшәләрендә булып аларны  илһамландырып тордылар, һәр катнашучы, үз хыялына ирек биреп, тулысынча мөстәкыйль эшләде.

Ләкин тылсым моның белән генә тәмамланмады! Һәр эш жюрига мавыктыргыч хикәя формасында тәкъдим ителде. 1-3 минут дәвамында яшь иҗатчылар үз әсәрләренең тарихлары белән уртаклаштылар, чын күңелдән үз эшләрен якладылар.

Бу бәйгедә җиңелүчеләр булмады! Балалар иҗаты һәм чиксез фантазия һәрвакыт чын күңелдән соклану уята. Һәр эш уникаль булды, яктылык һәм эчкерсезлек белән тулган иде, һәм бу - иң төп җиңү!

Бәйгедә катнашучыларның барысына да таланты һәм тырышлыгы өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез! Афәрин, балалар! Әти-әниләргә һәм педагогларга балаларны шушындый бәйгеләргә җәлеп итүләре, ярдәмнәре һәм балаларда иҗатка мәхәббәт тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт. Бергәләп без киләчәкне якты төсләр һәм гаҗәеп идеяләр белән баетабыз!

«Россиянең иң яхшы яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы» карау-конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.

Социаль инициативаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Росмолодёжь.Гранты» конкурсының быелгы беренче сезоны старт алды. Гаризалар 15 апрельгә кадәр 18 номинация буенча кабул ителә. Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге авторлар һәм командалар катнаша ала. Конкурс «Молодёжь и дети» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Үткән елгы ике сезон йомгаклары буенча 30 000нан артык гариза килүе бу ярдәм чарасының ни дәрәҗәдә кирәклеген күрсәтә.

Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) югары дымлылык һәм су басу ихтималы булган 52 зона турында мәгълүмат кертелгән. 

Туберкулез актив диагностика, дәвалау һәм профилактика таләп итә торган иң үлемгә китерә торган инфекцияләрнең берсе булып кала.

Рәсми булмаган мәшгульлек һәм аның нәтиҗәләре турында

23 март көнне Урыссу гимназиясендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» дәресе чын театр сәяхәтенә әверелде.


 

«Ялкын» яшьләр үзәге базасында оештырылган чара Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды һәм өч яшь категориясендә уздырылып, төрле буын вәкилләренең спортка тугрылыгын күрсәтте.

Республикада мал-туар арасында куркыныч инфекцияләр таралуга юл куймау өчен ашыгыч чаралар күрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International