ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Яшел Үзән Айкидо Федерациясе спортчылары, "Исток-Диалог" спорт комплексында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасының айкидо буенча җыелма командасы составында Йошкар-Ола шәһәрендә Идел буе, Урал һәм Себер федераль округлары беренчелегендә катнаштылар.

16-19 апрель көннәрендә Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында 18 яшькә кадәрге (2010-2011 еллар) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

29 апрельдә район башлыгы Михаил Павлович яшүсмерләрне чыннан да борчыган сорауларга җавап бирәчәк.

Х Санкт-Петербург халыкара форумында нәтиҗәләр ясадылар. Барлыгы 53 төбәктән 229 гариза килгән.

Фазлыева Амалия һәм аның тренеры Ильясов Радик Мударис улын спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелү белән котлыйбыз! Бу спортчы карьерасында зур казаныш, һәм без аны алда яңа биеклекләр һәм җиңүләр көтә дип ышанабыз. Күнекмәләрне алга таба үстерүдә һәм яңа максатларга ирешүдә уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

18 апрель Олы Шәмәк мәдәният йортының «Туслах» халык фольклор ансамбле (җит. Елена Савелькина) Казан дәүләт мәдәният институтында узган «Этномириада» XIII Халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты конкурс-фестиваленең икенче этабында катнашты.

Казан Ратушасында 2025 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

«Тоталь диктант» акциясе кысаларында «Милэшкэй» һәм «Башаккай» балалар бакчаларында «Недиктант. Балалар». акциясе узды.

Казанда узган «Туган тел» форумында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика районнары һәм Россия төбәкләре арасында мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә чыгару бурычын билгеләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International