ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2026 ел
чәршәмбе

2026 елның 11-17 сентябрендә Екатеринбургта елның иң зур Халыкара яшьләр вакыйгасы – Халыкара яшьләр фестивале узачак, ул дөньяның 190 иленнән 10 мең яшь лидерны, экспертларны һәм активистларны җыячак. Татарстан Республикасы гадәттәгечә 189 кешедән торган делегация белән тәкъдим ителәчәк. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясе составында катнашу өчен теркәлү инде ачылган һәм 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Кама буе идарәсе инспекторлары Яр Чаллыга мониторинг үткәрделәр. Машина төзелеше урамында экологлар санкцияләнмәгән көнкүреш һәм төзелеш калдыклары чүплеген теркәгәннәр.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Аңлауга юнәлеш» программасы буенча мавыктыргыч психологик дәрес узды.

Шимбә көнне, 28 мартта, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итүнең өстәмә көне булачак. Мондый көннәр даими рәвештә оештырыла — айның һәр соңгы шимбәсендә.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 719 номерлы карар буенча дару чараларын җитештерүнең технологик процессларын бәяләү буенча методик киңәшләрне раслады.

28.03.2026 ел авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләренә чакырабыз

Мәдәният хезмәткәрләре көне белән, кадерле иҗатчыларыбыз, традицияләрне саклаучылар һәм Саба районының илһамландыручылары! 

Нәүрүз-мөселманнарның иң борынгы изге бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне һәрберебезнең күңелендә игелек, якыннарыбызны ярату урнашырга тиеш. Бу бәйрәм халыклар арасында дуслыкка, шәфкатьлелеккә чакыра. Мөселман календаре буенча бу көн елның башы булып тора. 21 март көнне Сабабабш авыл клубында авыл халкы өчен,язны каршы алу кышны озату   “Яз килә,яз килә! Яз бәйрәме Нәүрүз килә” дип аталган бәйрәм оештырылды.Бәйрәм клуб хезмәткәренең котлау сүзләре белән башланып китте,күңелле уеннар  авылдашларның концерт номерлары белән үрелеп барды.Хәр катнашучы бүләкләр алып бәйрәм коймагы һәм карга боткасыннан авыз итеп күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Ураза бәйрәме-бөтен дөньяда ислам дине тарафдарлары тарафыннан күп гасырлар дәвамында билгеләп үтелә торган төп бәйрәмнәрнең берсе. Изге Рамазан аен тәмамлап, Ураза гаете үзенә бертөрле яңарыш, рухи чистарыну, игелек эшләргә әзерлек, мәрхәмәтле һәм сабыр булу шатлыгын алып килә.

20 март бәйрәме уңаеннан Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мәчет белән берлектә «Нургали» мәчете территориясендә балалар өчен күңел ачу программасы оештырдылар.

Бәйрәмне Әхмәт хәзрәт Коръән аятьләре һәм бәйрәм уңаеннан котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Бәйрәмгә килгән һәр бала билет алу өчен Коръәннән бер сүрә белергә тиеш иде. Бәйрәм ахырында әлеге билет белән бүләкләр уйнатылды. Сур хикәясе төрле кызыклы спорт уеннары белән үрелеп барды. Чара кунакларны фри-бәрәңге, наггетс һәм кайнар чәй белән сыйлау белән тәмамланды. Беркем дә бүләксез өйгә кайтып китмәде. Барлык катнашучылар да бик күп уңай хисләр һәм бәйрәм кәефе алды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International