ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2026 ел
чәршәмбе

Васильево бистәсендәге Константин Васильев мемориаль музее, республикада “төньяк символизм”га нигез салучының бердәнбер йорт-музее ашыгыч реконструкциягә мохтаҗ. Узган гасырның 20 нче елларында төзелгән бина авария хәлендә: конструкцияләрнең тузганлыгы һәм капиталь ремонт булмау сәбәпле, 30 ел дәвамында экспонатларның һәм мәдәни мирас объектының сакланышына куркыныч яный. 

Без «Белергә кирәк булган закон проектлары» дигән яңа рубриканы эшләтеп җибәрәбез – гражданнар тормышына, бизнеска һәм оешмалар эшенә йогынты ясый алган төп закон инициативаларына күзәтү рубрикасы. Катлаулы нәрсәләр турында сөйлибез: асыл, сроклар, нәтиҗәләр.

Чистай-бай тарихлы, уникаль сәүдәгәр архитектуралы һәм үзенчәлекле статуслы шәһәр.

Совет утырышы вакытын күчерү турында

2026 елның 26 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә

Кичә, 24 мартта, Казан ипподромы бинасында Татарстан Республикасы ат спорты федерациясенең йомгак ясау конференциясе булды.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба

Һәр ял саен Мишә авыл  җирлегендә урамнар арасында спортның төрле төрләре буенча ярышлар уза. Спартакиада бу елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Ярышларда берничә урамнан торган 7 команда катнаша. Бүгенге көндә чаңгы ярышлары, киез итекле волейбол, дартс, шашка, шахмат, ату, кул корәше, мини футбол ярышлары булды. Командалар актив катнаша. Бистә администрациясе һәр уеннан соң җиңүчеләрне грамота һәм акчалата приз белән бүләкли. Мишә авыл җирлеге урамнары арасындагы Спартакиада безнең һәм халык өчен традициягә әверелде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Алмашынучан болыт. Явым - төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-5, урыны белән -8.

Көндез максималь температура +6..+11˚.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык

Бүген, 25 мартта, Россия үзенчәлекле бәйрәм — мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Бу көнне без армый-талмый кайгырткан һәм тормышыбызны мәгънә, матурлык һәм илһам белән тутырган кешеләрне хөрмәтлибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International