Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү
Арча Загсында матур тантана булды. Кәче авылында яшәүче Зөлфия белән Камил Дәүләтшиннарны котладылар. Аларның бергә яши башлауларына 50 ел!
Тантананы Загсның өлкән белгече Гөлназ Маркелова алып барды. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина 50 ел бергә яшәгән парга район башлыгының Котлау хатын, бүләкләр тапшырды. “Өеңдә көтеп торыр кешең булу, кара-каршы утырып чәй эчүләр бәхет ул”, - диде Рәмзия ханым. Матур котлау сүзләре әйтелде.
СОЛЛЕРС компаниясе Sollers SF1 (СФ1) җиде урынлы минивэннарын сата башлавы турында игълан итә. Пассажир автомобильләрен онлайн-витринада һәм Sollers дилерлык үзәкләрендә 2 250 000 сумнан алып була.
Кайбыч муниципаль районы оешмалары арасында техниканы 2026 елгы язгы кыр эшләренә әзерләүне тикшерү
Алексеевск муниципаль районының «Алга» колхозында техник карау уздырылды
Күргәзмә Россиянең атаклы язучысы, талантлы нәфис сүз остасы, Пенза губернасында туып үскән, рус әдәбиятының алтын фондына лаеклы рәвештә кергән «Поединок», «Гранатовый браслет», «Белый пудель», «Суламифь», «Яма» кебек танылган әсәрләр авторы А.И. Купринның тууына 155 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Конкурсның төбәк этабы Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы оешмалар, шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча уздырыла.
Хөрмәтле Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм! Сез югары профессионализм, батырлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, намус белән хезмәт итәсез. Сезнең эшегез гаять зур җаваплылык һәм бурычка тугрылык таләп итә, һәм сез, хокук тәртибен тәэмин итеп һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен яклап, куелган бурычларны лаеклы үтисез.
Милли гвардия гаскәрләре ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм. Сезнең эшкә бирелгәнлегегез гвардиячеләрнең яшь буыны өчен үрнәк булып тора.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә уңышлар һәм Ватаныбыз хакына яңа казанышлар телим! Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык булсын!
Чирмешән муниципаль районында график нигезендә техниканың техник торышын тикшерү
1 нче апрель — Халыкара кошлар көне алдыннан «Җәлил гимназиясе» нең «Беренчеләр хәрәкәте» балалар оешмасында катнашучылар тәрбия буенча директор киңәшчесе Е.Р. Граханцева белән бергә шефлыкка алынган 6 нчы «Теремок» балалар бакчасында булдылар.