ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Административ хокук бозуларны ачыклау буенча уртак профилактик рейд

Бер атна эчендә торак инспекторлары 76 күпфатирлы йортны тикшерде, аларда 97 хокук бозу очрагы теркәлде. Идарәче компанияләргә 124 кисәтү белдерелде, шуларның 30ы – йортларны карап тоту, 18е – коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз булуы өчен.  

9-12 декабрь көннәрендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган акция узачак, гамәлдәге барлык күргәзмәләрне дә бушлай карарга мөмкин булачак.

Кичә кич белән Казан шәһәренең Парк урамындагы 5 нче йортта яшәүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган. М.Садыйков исемендәге 7 нче номерлы ШКБ 2003 елгы хатын-кыз һәм 1999 елгы ир-ат озатылган.

Алабуганың "Иллюзион" кинотеатры республиканың 52 муниципаль кинозалы һәм күчмә кино корылмалары арасында халыкны колачлау буенча да, тулаем җыем күләме буенча да 4 нче урында тора. Быел кинотеатрга 17 меңгә якын кеше килгән. Ел дәвамында биредә бик күп мәдәни һәм иҗтимагый чаралар уздырылган. "Сугышчан тыл "төбәкара хәйрия марафоны узды," Күк гөмбәзе астында урам киносы "проекты гамәлгә ашырылды.

Безнең "Торпедочкалар" Чебоксарда 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар командалары арасында төбәкара турнирда катнашты

8 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Ватан Геройлары көненә багышланган «Навечно в памяти людской» дигән мәгълүмат сәгате булып узды. Чара сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус оештырылды һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышланды. Сәгать барышында балаларга төрле чорларда Ватанны саклаучыларның батырлыклары турында истәлекнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Батырлыкның, намусның һәм бурычка тугрылыкның әһәмиятенә аерым игътибар бирелде. Мәгълүматны яхшырак кабул итү өчен күрсәтмә материаллар һәм Ватан Геройлары фотосурәтләре төшерелгән стендлар файдаланылды. Чарада катнашучылар батырлык күрсәткән якташларының тарихлары белән кызыксынып таныштылар. Мәгълүмат сәгате илебезнең героик үткәненә патриотик тәрбия һәм хөрмәт формалаштыруга ярдәм итте.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, көрәш буенча Россия һәм Татарстан республикасы чемпионы , Туйгелде авылы егете Булат Вәлиев истәлегенә турнир.

2025 елда Татарстанда цифрлы инфраструктура яңартылды, ул сервер куәтләренә, дәүләт хезмәткәрләренең эш урыннарына, почта сервисларына һәм видеокүзәтүгә кагылды. Бу хакта Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәгендә хәбәр иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International