Танылган геолог һәм СССР нефть сәнәгате министры Валентин Дмитриевич Шашинга 1981 елда шәһәрдә куелган һәйкәлне Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары реестрына кертү планлаштырыла. Бу карар тарихи әһәмияткә ия монументны саклап калырга һәм туристларның игътибарын безнең төбәкнең уникаль тарихына җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзер Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы MAX та бар!
Кутәмәле мәктәбендә 4-9 сыйныф укучыларына «Кеше хокуклары» бөтенроссия бердәм дәресе уздырылды. Бердәм дәреснең максаты-илебезнең яшь гражданнарының хокукый культурасын формалаштыру. Бердәм дәрес яшь буыннар үсешендә төп роль уйный, гаделлек, тигезлек һәм үзара аңлашу принципларына нигезләнгән гармонияле җәмгыять формалаштырырга ярдәм итә. Бу илебезнең җитлеккән һәм аңлы гражданнарын булдыруга мөһим өлеш. Бердәм дәрес Россиядә һәм бөтен дөньяда ел саен 10 декабрьдә билгеләп үтелә торган Кеше хокуклары көненә багышланган.
Бүген, 5 декабрьдә, Халыкара волонтерлар көнендә Зәй үз геройларын хөрмәтләде!
Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Анастасия Туктарова «Юмарт сишәмбе» акциясе кысаларында Бөтендөнья хәйрия көненә багышланган чаралар уздырды.
Проектлауга бирем экспертизага тапшырыла торган документлар комплекты составына керә, ул проект документациясен эшләү өчен нигез булып тора. 2025 елның 9 июленнән проектлауга биремне расланган XML-схемаларны кулланып, машина укыла торган форматта формалаштырырга кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасына төбәктә агротехнологик сыйныфлар булдыру буенча проект документациясе килде. Эш «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектының «Агросәнәгать комплексындагы кадрлар» федераль проекты кысаларында алып барыла.
Лекциянең темасы - ВИЧ-инфекцияне һәм вируслы гепатитларны профилактикалау.
"Татарстанда кыш" проекты — Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшләтеп җибәрелгән уңышлы проектның дәвамы. Беренче бәйрәм сезне иртәгә, 6 декабрьдә көтә!
Яңа елга бүләкләрне Кыш бабай белән Кар кызы алып киләләр. Ул бүләкләр матур нәни капчыкларда, тартмачыкларда булырга мөмкин.