2025 ел нәтиҗәләре буенча "Гадел билге” товарларны цифрлы маркировкалау дәүләт системасында Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 5800 тирәсе тәшкил итте. Системаның матбугат хезмәте мәгълүматы буенча бу алдагы елның шул ук чоры күрсәткеченнән 37,6% ка югарырак.
2026 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее «Музей кварталы» акциясен башлый — бу бердәм билет Казанда Горький урамында урнашкан музейның дүрт филиалына берьюлы керү мөмкинлеген ача.
Коррупциягә каршы хокукый агарту
2 апрельдә сәгать 19:00 «МИР» кинотеатрында шәһәр өчен уникаль вакыйга узачак: XXXI Ачык Россия анимацион кино фестивале (Суздальфест) 2026 кураторлык программасыннан автор анимациясен күрсәтү-тикшерү. Бу Казанда программаның беренче публик күрсәтүе булачак — Суздальдагы премьерадан соң ук.
1 апрельдә Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында белорус әдәбияты классигы Янка Купаланың мирасына багышланган «Я тут бачу свой край» күргәзмәсе ачыла. Ачылу Россия һәм Беларусь халыкларының бердәмлеге көненә багышлана һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узачак.
Бүген Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының остаханәсендә үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде. Биредә кул эшләре ясауны өйрәнеп кенә калмадылар – балалар һәм яшүсмерләр «Алла күзе» мандаласын үрү сәнгатен үзләштерделәр.
29 март көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Наталья Королева «Федорино горе» әкиятен уку буенча дәрес үткәрде. Чарада 10 бала катнашты.
26 мартта ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәрид Сафин Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының «Имин юл: гражданнардан иске көнкүреш калдыкларын җыюны алдан фаразланырлык һәм бюджет өчен нәтиҗәле итү» темасына түгәрәк өстәлендә катнашты.
Безнең кызлар hәм егетләр бадминтон буенча 4 алтын һәм 1 бронза медаль алдылар
Садретдинов Риязны Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!