Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта чыгыш ясады. Чара санитар-экологик икеайлыкка старт алуга һәм «экологик иминлек»милли проекты кысаларында 2026 елга табигатьне саклау эшләре планнарына багышланган иде.
Татарстан экспортерларын 2026 елның 14-16 маенда Казанда узачак “Russia Islamic World Cooperation Expo” Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыралар.
Беренче апрельдә Казан Эшмәкәрләр йортында “Гранттан тотрыклы бизнеска: яшь эшмәкәрләр өчен үсеш стратегияләре” темасына түгәрәк өстәл узачак.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 1,5 меңнән артык гаиләсе балалары уку өчен ана капиталы акчалары белән түләгән
2026 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге төбәкнең 85,7 меңнән артык кешесенең дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиясен 6,8 % индексацияләде
31 март Тәтеш районы мәдәният йортында «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Тынычлык һәркемгә бер» мастер – классы булып узды, биредә «Тәтеш балкышы» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге төркеменә килүчеләр катнашты.
2026 елның 31 мартында Казанда «М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназия» МББУ базасында «Республикада методик эшне үстерүдә алдынгы проектлар технологиясе» методистларының республика форумы (алга таба - Форум) узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды. Эштә Федераль аккредитация хезмәте (Росаккредитация) җитәкчесе Дмитрий Вольвач катнашты.
6 апрельдән 8 апрельгә кадәр Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык һәм аның карамагындагы оешмалар чираттагы тапкыр «Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» дигән Бөтенроссия акциясен уздырачак.