Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнаштыру» дигән тормыш ситуациясенә клиент үзәкле алым кертте. Сервис «Кешеләр өчен дәүләт» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
«АГЗРТ» АҖ генераль директоры Яков Вениаминович Геллер катнашында бушлай вебинар узачак.
2026 елның 2 апрелендә "РМЦ - Экспорт"темасына вебинар планлаштырылган. Чараның спикеры "АГЗРТ" АҖ генераль директоры Я.В. Геллер булачак.
Татарстан Республикасында Россия почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасында 2026 елның гыйнварыннан алып мең ярымнан артык гаилә ана капиталын нәкъ менә балаларга белем алуга юнәлдергән инде. Агымдагы елда ана капиталының күләме индексацияләнгән һәм беренче бала туган гаиләләр өчен - 728 921,90 сум тәшкил итә; әгәр сертификатка хокук алданрак рәсмиләштерелмәгән булса, икенче бала барлыкка килгәндә, гаилә 963 243,17 сумга өметләнә ала.
Идарә MAX милли мессенджерында рәсми каналга язылырга чакыра
»Татарстанда салымнар турында"
Аксубай муниципаль районында агросәнәгать комплексының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр
Җитәкче өчен иминият кертемнәре мәҗбүри булды
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда Комплекслы кадастр эшләре алып барыла. 67 меңнән артык татарстанлы дәүләт хезмәтләре аша тиешле белдерүләр алды.
Гражданнарда барлыкка килгән мәсьәләләргә бәйле рәвештә, Росреестр Татарстан Республикасы буенча Роскадастр белән берлектә 1 апрельдә тематик кайнар линияне башлап җибәрә.
Татарстан Республикасының социаль фонды дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә кертеп, проактив рәвештә арттырачак; алар ел саен апрельдә индексацияләнә. Татарстанлыларга моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә яки гариза бирергә кирәкми. Өстәмә түләүләр гадәти китерү графигы буенча керәчәк. Индексация дәрәҗәсе узган ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсешеннән чыгып билгеләнгән һәм 6,8% тәшкил итәчәк.