ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Психология-2026 атналыгы

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Башкарма комитет хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре юл кырыйларында чүп-чарны җыештырдылар. Юлдагы рөхсәтсез чүплекләр җирлекнең иң мөһим проблемаларының берсе булып кала бирә. Күп санлы пакетлар, шешәләр, төрле төргәкләр машина йөртүчеләр һәм пассажирлар хәрәкәт вакытында ук автомобиль тәрәзәләреннән ыргыталар. Кайберәүләр чүп-чар салынган капчыкларны юл кырыенда калдыралар. Үзләренең җәзасыз калуларына ышанган гражданнарның чүп-чарның әйләнә-тирә мохит өчен җитди куркыныч тудыруы турында уйламавы аеруча борчу тудыра. Кече Мәми авыл җирлеге администрациясе машина йөртүчеләрне һәм аларның пассажирларын аңлы булырга һәм чүп-чарны махсус билгеләнгән урыннарга ташларга, шулай ук балаларында әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләргә чакыра.

    Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее якынлашканда  мәктәбебездә  төрле чаралар уза.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Яз «Яшь десантчы» яшьләр (яшүсмерләр) клубы тәрбияләнүчеләре өчен бай һәм актив булырга вәгъдә итә. Шәһәребезнең Ветераннар берлеге һәм «Разведка» балалар һәм яшүсмерләр үзәге командасы алдында хәрби‑патриотик тәрбиянең яңа офыклары ачыла. Клубта катнашучылар беренчеләрдән булып хәрби‑тактик дәресләр өчен өр кирәк-яраклар алды.

«Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Алинә Миңнегалиева «Кама таңнары» коммерцияле булмаган автоном оешмасында өлкәннәр өчен мошенниклардан саклану ысуллары турында аңлату лекциясе үткәрде

Электрон янчыктан акча юкка чыкса, нишләргә? Кулланучының эш тәртибе һәм хокуклары

19 апрель көнне Апаста Бөек Җиңү көненә багышланган хоккей ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда 50 яшьтән югарылар арасында 6 команда  катнашты: Апас, Питрәч, Арча, Кукмара, Саба, Балтач.
 

ЭКОяз-2026

ЭКОяз-2026


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International