ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

1 апрельдән Кукмара районында традицион язгы чисталык марафоны башланды. Барлык хезмәтләр көчәйтелгән эш режимына күчте — ике ай эчендә урамнар, парклар, һәйкәлләр һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерергә тиеш.

Кукмара районының «Уңыш» агрофирмасында язгы кыр эшләренә техника әзерләү кызу бара. Ремонт эшләре монда ноябрь аеннан ук башланган иде, һәм бүген хуҗалык чәчү кампаниясенә тулысынча әзер.

Бүген Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә Әлмәт җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге командасы килде. «Сәламәтлек» милли проекты кысаларында белгечләр кандагы шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен бәяләү өчен бушлай экспресс-тест үткәрделәр.

Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетында алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм аны булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. 

​Кино сөючеләрне онытылмаслык вакыйга көтә. 2 апрель көнне 12:00 сәгатьтә «Иллюзион» кинотеатрында «Гашыйклар тавы» фильмын төшерүчеләр белән иҗади очрашу узачак.

ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев алдынгы хезмәткәрләргә һәм медицина хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

РФ Хөкүмәте карары проекты әзерләнгән, ул контракт системасын мәгълүмати тәэмин итүне җайга сала торган актларга үзгәрешләр кертә.

Апрель аеның беренче көне Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә дәртле көлүдән һәм ачык төсләрдән башланды. Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында биредә юмор традицияләрен һәм кеше аралашуының кыйммәтен берләштереп, 1 апрельне билгеләп үтәргә булдылар.

 

1 апрель көнне «Сабый» балалар бакчасында «Кошлар көне» дип аталган тематик көн үткәрелде.аның максаты балаларны Халыкара кошлар көне белән таныштыру гына түгел, ә аларда әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уяту, экологик аңны үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне саклауда актив катнашу теләге тәрбияләү иде.

 

 

30–31 мартта Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия мәдәни проектлар лабораториясе узды, ул 50 шәһәрдән меңнән артык белгечне берләштерде. Татарстан Республикасын бу масштаблы чарада Кукмара районы вәкилләре тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International