2026 елның 6 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Чулпан» агрофирмасында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
2026 елның 6 апрель көнне Теләче муниципаль районы «Ахметова Г.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабы кысаларында Татарстан Республикасында 16 апрельдән 30 апрельгә кадәр өченче мәртәбә Мөмкинлекләр фестивале узачак.
Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Халыкара балалар китабы көненә карата 3 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Могҗизалы китап илендә” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны әлеге көннең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. “Балалар китабы - серле бер дөнья” темасы астында оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм китаплар укырга тәкъдим ителде.
Безнең 65 яшьлек пациентның тарихы – вакытында үтелгән тикшерүнең барысын да үзгәртә алуының ачык мисалы.
Тимершык ФАПы фельдшеры Галимҗанова А. М. Тимершык урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Хантимирова А. М. һәм өлкән сыйныф укучылары белән берлектә «Иҗтимагый сәламәтлек һәм диспансерлаштыру буенча диктант» Бөтенроссия акциясендә актив катнашты.
Чара диктантздоровья.рф онлайн-платформасында узды. Катнашучылар үзләренең сәламәтлек саклау һәм профилактика мәсьәләләре буенча белемнәрен тикшерде. Диктант нәтиҗәләре буенча һәркемгә исемле сертификат тапшырылды.
Акция кысаларында фельдшер Галимҗанова А. М. укучылар өчен сәламәт яшәү рәвешенең нигезләренә багышланган әңгәмә үткәрде. Бу чара яшь буын вәкилләрендә үз сәламәтлегенә карата кайгыртучанлык культурасын формалаштыруга мөһим өлеш кертте.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пилотсыз очу аппаратлары белән ату яки атака вакытында үзеңне ничек якларга кирәклеге турында белешмәлек эшләде.
Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты «Кама балалар медицина үзәге»ДАССО ихтыяҗлары өчен җиңел сәнәгать эшләнмәләре китерүгә электрон аукционнар сериясен игълан итте. Гомуми суммасы 3 млн сумнан артыграк булган 58 600 стериль бер тапкыр кулланыла торган әйбер сатып алу планлаштырыла.
Авылда «Мәдәният» милли проекты буенча 2023 елда Мәдәният йортын ремонтладылар. 1 апрельдә биредә «Бергә көләбез» конкурс-уен программасы узды — эстафеталар, викториналар һәм кызыклы конкурслар белән.