Фестиваль Екатеринбургта 11-17 сентябрь көннәрендә узачак. Ихтыярыйлар 17 функциональ юнәлеш буенча ярдәм итәчәк. Алар арасында: аккредитация һәм логистика, экспертлар һәм делегацияләрне озата бару, медиа, лингвистик хезмәтләр һәм башкалар.
Бүген Яшел Үзәндә балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр арасында «Яшел ут»республика смотр-конкурсына йомгак ясалды Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Яшел Үзән шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә кысаларында узды. Җиңүчеләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе, «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм ТР Фәннәр Академиясенең Тормыш иминлеге фәнни үзәге экспертлары сайлады. Бүләкләр дүрт номинациядә тапшырылды.
«Авыл балалар бакчалары тәрбиячеләре» номинациясендә 3 нче урынны Сарман районының 4 нче Җәлил балалар бакчасы тәрбиячесе Илмира Илгиз кызы Муллагалиева алды. Коллегабызны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
18 нче апрель көнне Мичән авылы җирлеге башлыгы Айзат Әхмәтгали улы Гәрәев, район советы депутаты Хадиев Ирек, Мичән төп мәктәбеннән волонтер укучылар тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Рәисеннән һәм Саба муниципаль башлыгы исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар. Авыр чорның ачы газапларын татыган өлкәннәребез мондый кадер-хөрмәткә чиксез куанды, рәхмәтләрен ирештерделәр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентта Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеёв белән очрашты.
20 нче апрель көнне мәктәбебездә Җир көненә багышланган тематик класс сәгате узды. Чара «Җир көне-һәр көн» девизы астында узды, чөнки планета турында кайгырту — бер тапкыр үткәрелә торган акция түгел, ә һәрберебезнең көндәлек җаваплылыгы.
18 нче апрельдә тугызынчы сыйныф укучылары жюри әгъзаларына үзләренең берничә ай дәвам иткән тикшеренүләре һәм проектлары нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. Яклауга тәкъдим ителгән проектлар арасында төрле юнәлештәге эшләр дә бар иде.
Вакцинация - кеше аларны кузгатучылар белән бәрелешкәнче авыруларны булдырмый калуның гади, куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысулы.
21.04.2026 га ашыгыч кисәтү
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан дәүләт аграр университетының капиталь ремонт бара торган 3нче уку бинасы объектында күчмә киңәшмә үткәрде.