Район ветераннары көче
Һава торышы турында оператив хәбәр
Әниләр көне алдыннан Ташкичү мәдәният йортында «Геройларны сез - әниләр тудырасыз» дип аталган махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең әниләре белән җылы һәм күңелле очрашу булды.
Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улы вафат булды. Ветеранны соңгы юлга Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озатты. Фәрит Мөнәвирович мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ветеранның якты истәлеге Сарман районы тарихында һәм райондашларның йөрәкләрендә мәңгегә сакланыр.
Бүген зәйлеләр район үзәк хастаханәсенең хөрмәтле табиб - анестезиологы, реаниматологы, ярты гасырлык эш тәҗрибәсе булган Идиәтов Илдар Малик улын соңгы юлга озаттылар.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Гаилә остаханәсе - чүлмәкчелек эше»проектының чираттагы дәресе булды.
Быел гамәлгә ашырыла торган социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт программалары тулысынча диярлек төгәлләнгән. Стационарларны ремонтлауны үз эченә алган бер генә программа буенча эшләр дәвам итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнарын видеоконференцэлемтә буенча тоташтыру белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Безнең мәктәптә «Батырлык тартмасы»хәйрия акциясе уңышлы узды.
Укучылар һәм укытучылар онкология авыруларыннан дәваланучы балаларга зур пакет бүләкләр җыйдылар. «Тартма» га тәм-томнар һәм төрле уку кирәк-яраклары кергән.
Катнашучыларның барысына да рәхмәт! Сезнең яхшылыгыгыз кечкенә пациентларга ярдәм итәргә һәм аларга бераз шатлык бүләк итәргә ярдәм итәчәк.
Бу рубрика язмышлары илебез тарихы белән мәңгегә бәйләнгән геройларыбыз — Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана