ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" ФДБУдан:

10 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә, яшен булырга мөмкин. 

Җил көчәйгәндә:

 Россия парклары  Бөтенроссия премиясе бөтен илдән иң яхшы иҗтимагый киңлекләрне берләштерә — чыннан да тормыш кайнаган, спорт үсеш алган һәм шәһәр мохите формалашкан урыннарда. 2026 елда Казанның «УРАМ» экстрим-паркы «елның Спорт паркы» номинациясендә премия шорт-листына керде.

Россиядә ел саен үткәрелә торган «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсы старт алды.

10 апрельдә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында #МЫВМЕСТЕ Халыкара Премиясе клубы катнашучыларының «БЕЗ БЕРГӘ – БЕЗ БЕРДӘМ» киңәйтелгән очрашуы була.

2026 елда алар укуларын тәмамлыйлар һәм киләчәктә эшкә урнашу турында уйланалар.

Тәрбия эше штабы оештырган тантаналы линейка Нармонка мәктәбендә Космонавтика декадасын ачты.

8 апрельдә Нармонка  мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары комиссиягә йомгаклау индивидуаль проектларын тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар,  айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме - 3 611 сум.

          Өстәмә түләү алуга хокукны билгеләгәндә пенсионерга билгеләнгән түләүләр исәпкә алына: пенсия, пенсия тупланмаларыннан вакытлы түләүләр, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе, шулай ук коммуналь хезмәтләргә, телефонга һәм транспортка чыгымнарның компенсаөияләрен кертеп, акчалата  социаль ярдәм чаралары. Бары тик натураль рәвештә генә бирелә торган ташламалар исәпкә алынмый. Әгәр җыелма керем пенсионерның төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, Россиянең социаль фонды өстәмә түләүне мөрәҗәгәтсез тәртиптә рәвештә билгели.

          “Әгәр дә түләүләрне индексацияләү күләме узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк булса, элек ирешелгән матди тәэмин ителешне саклап калу максатларында, социаль өстәмә исәпләгәндә пенсионерга индексация түләүне узган ел дәрәҗәсенә җиткерәләр. Ягъни, пенсия һәм ЕДВ индексациясе суммалары пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнә һәм әгәр бу суммалар индексацияләүгә кадәр түләнә торган суммалардан (пенсияләр, ЕДВ) кимрәк булса, аларның аермасы социаль өстәмә күләмгә кертелә һәм киләсе ел индексациясе датасына кадәр түләнә", - дип билгеләде Россия Софиаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

         Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия        Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.            Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

Мичән авыл жирлегендә, ООО Сабанын "Мичән" булекчәсендә

техникаларга, аларнын тагылма арбаларына техник карау уздырылды.

Техникалар техник карауга яхшы итеп әзерләнелгән. Тиешенчә уз тосләренә

буялганнар һәм яктырту жайланмалары таләпкә туры китереп койләнелгән. 

Саба районында Дәуләт техник карау житәкчесе Назиров Хәмит тарафыннан, 

техникалар эшкә әзер дип бәя бирелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

9 апрельдә Сарман районының иҗат коллективы Азнакай шәһәренең мәдәният йортында «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Туган көйләр»концерты белән чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International