ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Татарстанда Бөтенроссия тавыш бирүе башлана, аның кысаларында халык 2027 елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннарын сайлый алачак. Тавыш бирү 21 апрельдән 12 июньгә кадәр дәвам итә.

2026 елның 10 һәм 11 апрелендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында  «Ата-аналар иминлек өчен » республика конкурсының финал этабы уңышлы узды.

 

 

Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина террорчылыкны профилактикалау кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашында «Без террорчылыкка каршы»акциясе оештырды.

Шәмәрдән мәдәният йорты белгече балалар өчен Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган «хыяллар очышы» дигән тематик сәгать үткәрде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

12 апрельдә Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча мавыктыргыч төбәкара турнир узды. Бозга иң көчлеләр исеме өчен көрәшү өчен 6 дружина чыкты.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

12
апрель, 2026 ел
якшәмбе

Мичән авыл җирлегендә өмәләр башланды. Биләмә территориясеннән чүп җыю эшендә мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты. Җыелган чупләр капчыкларга тутырылып, бәйләп куелды. Бу чаралар халык өчен уңайлы һәм имин мохит тудыру өчен мөһим.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

12 апрель-илебез тарихында үзенчәлекле көн. Бу көнне 1961 елда Юрий Алексеевич Гагарин космоста беренче кеше була, космос киңлеген үзләштерүдә яңа эра ача һәм тарихка Космонавтика көне буларак мәңгегә кереп кала. 12 апрель көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре " Алга, космик еракларга!»дип аталган уен-сәяхәт уздырдылар Чараның максаты-балаларның космос һәм космонавтлар турындагы күзаллауларын киңәйтү. Уен ни өчен нәкъ менә 12 апрель Космонавтика көне дип саналуы һәм бу көннең нинди мөһим вакыйгалар белән бәйле булуы турындагы әңгәмәдән башланды. Алып баручы балаларга кешенең космоска беренче очуы турында аз билгеле фактлар, шулай ук Юрий Гагарин тормышыннан кайбер кызыклы мизгелләр турында сөйләде. Аннары балалар бик теләп викторинада катнаштылар, анда алар космос, күк җисемнәре һәм космонавтлар турындагы белемнәрен күрсәттеләр. Алар сорауларга җавап бирделәр, уенда сүзләр төзеделәр һәм «Әкияти йолдызлы кроссворд»ка җавап бирделәр. Уен азагында поделка ясадык. Чара кызыклы узды, һәм балалар космик фән өлкәсендә үз белемнәрен киңәйтә алдылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

2026 елның 13 апрелендә төнлә һәм иртән Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән 15-18 м/с көчле җил көтелә; яшенле яңгыр явуы ихтимал.

 

Сергей Димитриевич христиан дөньясының бөек бәйрәме — Изге Пасха уңаеннан якташларына җылы теләкләрен юллады. Ул һәр өйгә шатлык, тынычлык һәм иминлек теләде.

 

«Батыр» спорткомплексында район предприятиеләре һәм оешмалары арасында мини-футбол ярышлары узды. Беренче урынны Башкарма комитет командасы алды, икенче урын — РЭС, өченче урын — МЧС.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International