2026 елның 13 апрелендә төнлә һәм иртән Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән 15-18 м/с көчле җил көтелә; яшенле яңгыр явуы ихтимал.
Сергей Димитриевич христиан дөньясының бөек бәйрәме — Изге Пасха уңаеннан якташларына җылы теләкләрен юллады. Ул һәр өйгә шатлык, тынычлык һәм иминлек теләде.
«Батыр» спорткомплексында район предприятиеләре һәм оешмалары арасында мини-футбол ярышлары узды. Беренче урынны Башкарма комитет командасы алды, икенче урын — РЭС, өченче урын — МЧС.
Кукмара аграр көллияте спортзалында төрле шәһәр һәм районнардан 7 команда очрашты. Җиңүне «Закиев» КФХ яулады, икенче урын — кукмаралы спортчыларда, өченче урын Балтач командасына бирелде.
Болытлы.
Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр.
Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
12 апрель көнне безнең ил Космонавтика көнен билгеләп үтә. Без бу датаны хәтерлибез һәм горурланабыз, нәкъ менә безнең ил беренче тапкыр космосны яулады. Әлеге истәлекле датаның 65 еллыгы кысаларында Олыяз мәдәният йорты мөдире «Тылсымлы пумала» рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде. Катнашучылар космосны үзләштерү тарихы, кешенең космоска беренче очышы турында таныштылар. Космонавтика белән бәйле күп кенә яңа фактлар белде катнашучылар, инде булган белемнәрен ныгыттылар. Рәсем буенча дәрес "Космос турында минем фонтазия" шигаре астында узды. Балаларның космос темасына рәсем ясарга яратуы - бу бәхәссез факт. Космос - шундый мавыктыргыч һәм серле!
Балалар, үзләрен чын рәссамнар итеп күз алдына китереп, кул чуклары һәм буяуларга тотындылар. Бу көнне катнашучыларның фантазияләре кәгазьдә җанланып китте, ә кыю ракеталар моңарчы күрелмәгән галактикаларга каршы омтылдылар, бөтен эшләр искиткеч якты булып чыкты. Бу космос, сәнгать һәм фантазия дөньясына чын сәяхәт иде!
12 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Космонавтика көненә багышланган «Космоска юл» исемле уен-сәяхәт үткәрделәр.
Космос һәрвакыт кешелек дөньясының иң дулкынландыргыч табышмакларның берсе булды һәм булып кала бирә.
Космонавтикада кешенең космоска беренче очышы вакытыннан күп нәрсә үзгәрде, әмма космос темасы кешеләргә кече яшьтән үк кызыклы булды.
Уен-сәяхәттә катнашучылар космик станцияләр буйлап космик сәяхәт ясадылар. Уен башланыр алдыннан балалар кешенең космосны үзләштерүе, Юрий Гагарин турында мәгълүмат тыңладылар. Аннары ракеталар ясап, Кояш системасы планеталарына юл тоттылар. Һәр планетада аларны сынаулар көтте: шифрланган хат, табышмаклар, «әйләндергечләр», сораулар. Алар планеталар турында бик күп яңалыклар белделәр. Станцияләрдә биремнәрне балалар ышаныч белән үтәделәр. Көчле фикер алышулар, дөрес яки төгәл булмаган җаваплар, фаразлар - болар барысы да эзләү атмосферасын тудырды.
Чарадан балалар күтәренке кәеф һәм "космик" татлы призлар алдылар
2026 елның 13 апреленә һава торышы фаразы
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе»ннән Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 12 апреле 18.00 сәгатьтән 13 апреле 09.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында кисәтү килде.
2026 елның 13 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с тизлектә көчле җил көтелә; яшенле яңгыр явуы ихтимал.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" ФДБУдан:
13 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә, яшен булырга мөмкин.