Авылда «Мәдәният» милли проекты буенча клубны ремонтладылар — ул 2023 елда ачылды. Ә Бөтендөнья театр көне алдыннан биредә «Гаилә» милли проектын хуплап «Театрның сихри дөньясы» программасы узды — балалар үзләрен актер ролендә сынап карады.
2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстанда территорияләрне чистарту буенча хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган санитар‑экологик икеайлык узачак. Акцент-мемориалларны, паркларны, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә һәм санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүгә. Башкарма комитет, мәдәният хезмәткәрләре бергәләп тирә-юньне җыештырырга чыктылар. Кар эрүне тизләтү өчен, карны йомшарттылар һәм тараттылар, авыл җирлеге администрациясе бинасы һәм авыл мәдәният йорты яннарыннан "карлы" чүп-чар җыйдылар.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару
Игътибар!
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара узды. Бу бәйрәм бөтен дөнья буйлап кешеләрне берләштерә, сәламәтлекне кайгыртуның мөһимлеген, үз организмыңа сакчыл карау кирәклеген аңлауның һәм актив яшәү рәвешен саклауның мөһимлеген искә төшерә.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.
Татарстанда "ЭКОяз-2026" санитар-экологик икеайлыгы кысаларында катнашу.