ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Кайбер уку йортларында керү имтиханнар исемлеге яңадан каралды.

2026 елның 03 апрелендә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының "Айтуган" Универсаль спорт комплесында СССР ның спорт остасы,РСФСР ның ирекле көрәш буенча җиңүчесе Гәрәев Хаҗип Хази улы истәлегенә lV че Республикакүләм Татар-Милли көрәш бәйгесе узды. Мөслим муниципаль районы данын яклап ике яшүсмер көрәшчебез призлы урынга ирештеләр 2012 елгы яшүсмерләр арасында 30кг үлчәү авырлыгында 1 урын - Вәлиев Әмир,  70кг үлчәү авырлыгында 3 урын - Колесов Илдан Тренерлары: Садретдинов Ленар Радик улы, Фаттахов Расил Кирам улы. Әфәрин егетлэр!

Инновацияләргә ярдәм фонды “Станкоинструменталь сәнәгать җитештерүен үстерү” федераль проекты кысаларында “Үсеш-Станоклар Төзү” (3 нче чират) конкурсына заявкалар кабул итүнең озайтылуы турында хәбәр итә. Гаризалар 2026 елның 13 апреле 10:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Проект тәҗрибә алмашу һәм актив яшьләр бергәлеге булдыру мәйданчыгы булачак

  Чемпионатның ялгыз,парлы ир-атлар,парлы хатын-кызлар һәм парлы катнаш разрядларында Сабалылар җиңүе.Ир-атлар арасында ялгыз разрядта Павел Галанов бронза медальгә ия булды. Хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта Динара Исмаилова пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.Парлы разрядта Казан шәһәреннән партнеры Азалия Мортазина белән бронза медальгә ия булдылар. Ул исә катнаш парлы разрядта Саба партнеры Гадел Вәлимөхәммәтов белән пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.Ир-атлар арасында парлы разрядта пьедесталның өченче баскычы Сабалыларда : абыйлы-энеле Исмаиловлар Саьди һәм Хайем дуэты ,Камил Вилданов белән Салават Заһидуллин дуэты.Саба өстәл теннисы мәктәбендә шөгыльләнгән, Хәзер Казан шәһәрен тәкъдим итүче спортчыбыз Саьди Исмаилов та 2026 елда Татарстан Республикасы Чемпионы булды.Сабалар флагы астында: "Саба кайда,шунда Җиңү!»

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Татарстан җыелма командасы "Профессионаллар" чемпионатының йомгаклау (регионара) этабында Новосибирскида узган "Полиграфик технологияләр" компетенциясе буенча юниорлар арасында  алтын медаль яулады.

Акция 6 апрельдән 18 апрельгә кадәр узачак

Килдеш урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары өчен язгы каникул көннәрендә БДИга интенсив әзерлек дәвам итә. Рус теле буенча консультациядә укучыларда кыенлыклар тудыручы биремнәрне тикшерү бара һәм тренировка тестлары үтәлә.

 

​«Интурмаркет» XXI Халыкара күргәзмәсе кысаларында «Түбән Новгород ярминкәсе» АҖ һәм «Сәүдәгәрләр бистәсе» МАУ (Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә Бөтенроссия Спас ярминкәсен оештыручы) төбәкара партнерлык турында килешүгә кул куйдылар.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табигый балавыздан шәмнәр ясау буенча мастер-класс узды. Чараны «Заря» яшьләр (яшүсмерләр) клубы мөдире Анастасия Чиркова һәм педагог-оештыручы Лариса Попова оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International