ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

18 апрельдә сәгать 14:00дә Казандагы Л.Н. Толстой музее өченче тапкыр «Тоталь диктант» акциясе – үзенең грамоталылык дәрәҗәсен тикшерергә теләүчеләрне берләштерүче ел саен үткәрелә торган халыкара чара мәйданчыгы булачак.

«ТР Мәдәни мохите. 14.00» проекты кысаларында мәдәният йортлары һәм китапханәләр арасында эшнең иң яхшы практикаларын ачыклауга Бөтенроссия конкурсы башлануга багышланган вебинар узды.


1
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

28 март көнне Туктар авылы клубы мөдире китапханә мөдире белән берлектә "Нәүрүз мөбарәкбат!” дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

2027 елда дәүләт ярдәме (грантлар) алуга дәгъва итүче коммерцияле булмаган оешмаларның халык сәнгате өлкәсендә иҗади проектларын гамәлгә ашыру өчен конкурслы сайлап алуга гаризаны 19 апрельгә кадәр тапшырырга була.

Бөек татар шагыйре һәм публицисты Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Чәчәк ат, шагыйрь рухы» дигән экспозиция ТР Милли китапханәсенең классик уку залында ачылды.

Беренче 23 пациент яңа бүлекчә базасында дәвалану узган инде.

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмудов белән очрашты. Анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кыргызстан Республикасы Энергетика министры Таалайбәк Ибраев белән очрашуында үзара файдалы элемтәләрне ныгыту һәм хезмәттәшлекне үстерү турында сүз барды.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Кыргызстан делегациясе Казанга «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумында катнашу өчен килде.

9 июльдән 12 июльгә кадәр Мордовия Республикасында узачак Бөтенроссия гаилә туристлык фестивалендә катнашу өчен конкурс сайлап алу этабы башланды. Конкурс йомгаклары буенча бөтен Россиядән 150дән артык гаилә Россия Яшьләренең «Больше чем путешествие» программасы оештырган чарада катнашу мөмкинлеге алачак.

Казан мэры белән очрашу «Недетский разговор» проектын дәвам итә. Ачык диалог 8 апрельдә узачак, анда 12-18 яшьлек яшүсмерләр катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International