ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм канатлы кошлар дөньясының безгә бик якын булуын искә төшерә. Елгалары, урманнары һәм кырлары белән Татарстан – чын миграция юллары чаты һәм 300 дән артык төр кош өчен яшәү урыны да. Монда тыйнак чыпчыклар һәм мәһабәт ерткычлар янәшә яши. Кошларның язын тавышлары исә табигатьнең уяну симфониясен тудыра. Идел киңлекләре өстендә аккойрык бөркет канат җилпи. Аның канат җәеме 2,5 метрга кадәр булган Европадагы иң эре ерткыч кошларның берсе. Республиканың күлләрендә һәм уемтыкларында озынлыгы 1,5 метрдан артык булган ысылдавык аккошны еш күрәләр. Шәһәр паркларында, шул исәптән Казан шәһәре М. Горький исемендәге яәдәният һәм ял паркында колаклы ябалаклар һәм гади торымтай яши. Иртә язда каргалар кайта, ә май аенда һавада сандугач сайравы яңгырый. Рекордсменнар арасында – тизлеге 110 км/сәг кә җитә торган кара керәшә һәм фирүзә каурыйлы кечкенә яр чыпчыгы.

       Чара муниципалитет бинасында үткәрелде. Фикер алышуның төп темасы  - шәһәрдәге татар зиратын карап тотуга һәм төзекләндерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне карау.

Соңгы елларда Татарстанда тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләренең саны артуы күзәтелә. Агымдагы елның февралендә үк юл-транспорт һәлакәтләре саны 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 тапкырга арткан (2/1). 

  • Барлык машина йөртүчеләр нәрсә белергә тиеш?
  • Тизлек кимү-кичүгә якынлашканда 30 км/сәг (торак пунктларда — 20 км/сәг) тизрәк бармаска кирәк.
  • Шлагбаум каршында тукталыш - әгәр шлагбаум төшерелгән яки кызыл ут җемелди икән, автомобиль аңардан 5 м ераклыкта тулысынча туктарга тиеш.
  • Поездның барлыгын тикшерү-тавыш сигналын тыңлагыз, юллар буйлап карагыз һәм «Поезд якынлаша»таблосын тикшерегез.
  • Узып китүне тыю - кичүдә теләсә нинди транспортны узып китү тыела, хәтта шлагбаум күтәрелгән очракта да.
  • Шлагбаум күтәрелгән чакта гына поездның якын килмәвенә инаныгыз, шуннан соң гына кичүне акрын гына узыгыз.
  • Кичүдә тукталуны тыю-ватылу яки башка кирәк булганда гына туктагыз, бу хакта ЮХИДИга хәбәр итегез.
  • Юл билгеләрен – «тимер юл кичүе», «сак булыгыз, поезд», «тизлекне чикләү» билгеләрен үтәү мәҗбүри.
  • Тыныч тәртип – кәрәзле телефонны кулланмагыз, шлагбаумны «сикереп чыгарга» тырышмагыз.

Яз - яңарту вакыты!

#ЛюдиКакЛюди бөтенроссия инклюзив фестивале кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Кояш һәркем өчен дә бертөрле яктырта» дигән чара уздырды. Аның максаты балаларда аутистик спектр тайпылышлары булган яшьтәшләре турында дөрес күзаллаулар формалаштыру иде.

Язгы җылыну аркасында талпаннарның тереклек эшчәнлеге активлашты. Татарстан Республикасында беренче талпан тешләве 22 мартта теркәлгән.


 

Бу дата 1982 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм Халыкара туберкулез һәм үпкә авыруларына каршы көрәш берлеге карары белән авыруны кузгатучы кох таягы ачылуга 100 ел тулу уңаеннан расланган. Максат - туберкулез һәм профилактика чаралары турында хәбәрдарлыкны арттыру.


 

Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты: Саба районының «Яшьлек» командасы - көмеш призерлар!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International