2026 елның 29 мартында «Саба-Арена" спорт мәктәбе базасында «ТР Бадминтон өметләре - 2026"ның 2 турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан 70 спортчы катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпион һәм призер булды:
2014 - 2015 елгы, малайлар:
1 урын-Шаһиев Айзат (Саба)
2 урын-Закиров Самир (Саба)
3 урын - Шәймәрданов Азамат, Сафин Раяз (икесе дә Саба)
2014 - 2015 елгы, кызлар:
1 урын-Гыйләҗиева Мәдинә (Теләче)
2 урын-Әхтәмова Алия (Кукмара)
3 урын - Гаптелвәлиева Айлина (Саба), Киляева Сафина (Кукмара).
2016 елда туган һәм кечерәк, малайлар:
1 урын-Вәлиуллин Булат (Теләче)
2 урын-Мөхәммәтшин Ислам (Саба)
3 урын - Мөбәрәков Илдан (Саба), Гайфиев Булат (Кукмара)
2016 елда туган һәм кечерәк, кызлар:
1 урын-Хаҗиева Әмилә (Кукмара)
2 урын-Җәләлиева Дилә (Теләче)
3 урын - Әхтәмова Гүзәл, Закирова Ләйлә (икесе дә Кукмара).
Чемпионнарны, призерларны, тренерларны, ата - аналарны котлыйбыз һәм 2026 елның 11-12 апрелендә Казанда узачак республика турында, киләчәктә дә уңышлар телибез.
Районның торак пунктлары территорияләрен санитар чистартуны, яшелләндерүне һәм төзекләндерүне тәэмин итү һәм аларның торышын халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә җавап бирә торган итеп китерү максатларында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә 2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителә
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Нурлатның «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында оркестр музыкасы кичәсе узды
Тикшеренү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, үсемлекләрне карау күнекмәләрен үстерү, экологик культура тәрбияләү максатында "Ромашка"ның өлкән төркемендә микрокүләмнәр утырту буенча "Бакчаны үзебез утыртабыз!" дигән проект тормышка ашырыла.
4 апрель көнне 11: 30 сәгатьтә Ленин мәйданында «Дөньяга мәҗлес» традицион гастрономия фестивале узачак. Фестиваль кунакларын алып баручы Григорий Галкин җитәкчелегендә күңелле концерт программасы көтә. Дәртле ритмнар һәм төрле мәзәкләр астында вакыт сизелмичә дә узачак.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2026 елның 9 апрелендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
МБГБУ «Эзмә урта мәктәбе» укучылары язгы каникулларын мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрәләр. Көн саен фәннәр буенча өстәмә дәресләр белән бер рәттән төрле чаралар үткәрелә. Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында 9Б сыйныфы укучылары «САБАГРО» җәмгыятенә экскурсиягә бардылар.
Балалар сәламәтлеге — Россия дәүләт сәясәтенең өстенлеге. Тумыштан һәм нәселдән килгән авыруларны иртә ачыклау өчен пренаталь һәм неонаталь скрининглар үткәрелә.
2026 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге төбәкнең 85,7 меңнән артык кешесенең дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиясен 6,8 % индексацияләде
Халыкара театр көне - сәхнә осталарының профессиональ бәйрәме генә түгел, ул миллионлаган тамашачыларның да бәйрәме. Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек. Безнең халык китаплы һәм театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши. Әлеге көн уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Театр, могҗизалы дөнья, нурлы дөнья, серле дөнья син!” дип исемләнгән күргәзмә төзелде һәм аралашу сәгате уздырылды. Катнашучыларга бәйрәмнең үткәрелү тарихы сөйләнде. Алар Илнар Низамиев, Харис Хөснетдинов, Алмаз Фәтхуллин, Роберт Галиев кебек танылган артистларыбызның тормышы һәм иҗаты турында белделәр. Безнең максат: районыбызны таныткан танылган якташлар белән таныштыру, эшчәнлекләре һәм ватан алдындагы казанышлар турында белемнәрне киңәйтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.