Ноябрь ахырында ел саен Әниләр көне билгеләп үтелә. Әниләр барысы өчен дә изге кеше. Шушы матур бәйрәм уңаеннан Олы Кибәче урта мәктәбендә "Әнием - мама" дигән бәйрәм чарасы оештырылды. Балалар әниләр алдында матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Шулай ук фотозона оештырылды. Барлык балалар әниләре белән истәлеккә фотога төштеләр. Педагогик класс укучылары Әниләргә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Бүген, 2025 елның 20 ноябрендә, Шәмәрдәннең «Рост» лицеенда өлкән сыйныф укучылары өчен мөһим очрашу узды. Чараны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы һәм Саба районының Яшь Гвардия җитәкчесе Вәлиев Альберт Кави улы оештырды.
Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Иртәгә күрү мөмкинлеге булсын өчен бүген ничек яшәргә»дигән дискуссия үткәрелде.
Лениногорск муниципаль районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан өлкәннәр өчен интернетта ата – аналарның һәм балаларның иминлеген арттыруга юнәлдерелгән актуаль чара - «Гаиләнең цифрлы гигиенасы» үткәрелде.
«Чиста буын-2025» идарәара комплекслы оператив-профилактика чарасы кысаларында Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә укучыларда хокукый аң үстерүгә, законнарны үтәү культурасын формалаштыруга, наркотик матдәләрнең законсыз кулланылышына тискәре мөнәсәбәт булдыруга, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
2025 елның 17 ноябреннән 19 ноябренә кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Республика олимпиада үзәге тарафыннан оештырылган, “кадет мәктәбе”, “кадет интернат-мәктәбе” юнәлешле булган белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары арасында, «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” дигән математика буенча олимпиада үтте.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очрашуы.
"Алабуга" МИЗ " АҖ хәбәр итүенчә, 20 ноябрьдә 09:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Нефтьчеләр пр., 180 адресы буенча аварияне бетерү сәбәпле, салкын су белән тәэмин итү чикләнәчәк.
Урын-җирне һәм башка текстильне идентификацияләү чаралары белән мәҗбүри маркировка кертү 2021 ел башында булды. Идентификацияләнергә тиешле җиңел сәнәгать товарларының (кием-салым, текстиль) тулы исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 28.04.2018 елның 792-р номерлы күрсәтмәсендә басылып чыкты (05.10.2021 ел үзгәрешеннән).
20 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре «22:00 – а ты уже дома?» дигән әңгәмә үткәрделәр. Балалар үз хокукларын беләләрме, дәүләт тарафыннан билгеләнгән нормалар һәм кагыйдәләрнең чиксез диңгезендә ориентлаша беләләрме икәнен китапханәчеләр әңгәмә барышында ачыкларга тырыштылар. Чара барышында балалар берничә тур – "“Кроссворд”, “Ребусы”, “Составь слова”, конкурс капитанов “Продолжи пословицу” уздылар. Әңгәмәдә катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, шулай ук танылган әкиятләр буенча тикшерү уздырдылар һәм кайсы Әкияттә баланың хокуклары бозылганын белделәр.