ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2026 ел
җомга

Кадерле якташлар! Бу бәйрәм һәр йортка шатлык, аңлашу һәм иминлек алып килсен. Сезгә бәхет, тынычлык-бәрәкәт, озын гомер телим!


19
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Россиядә төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүен уздыру өчен иреклеләрне теркәү ачылды. Бу хакта 12 мартта Ростов-на-Донуда узган «Бердәм Россия» партиясенең «Нәтиҗәсе бар» округ хисап-программа форумында игълан иттеләр. Волонтерлар корпусына керү өчен гаризаны 14 яшьтән башлап Добро.рф платформасында теләгән һәркем бирә ала.

18-19 март көннәрендә Чирмешән авылында «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI Еллык ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең чираттагы зона этабы узды.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан ихлас котлыйм.

19 март көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, Илебер китапханәсе белән берлектә, шигърият көненә багышланган «Якташ шаһыйрьләр» исемле тематик сәгать үткәрделәр. Ватанга мәхәббәт үз йортыңа, гаиләңә, авылыңа, туган ягыңа мәхәббәттән башлана. Күп кенә язучылар һәм шагыйрьләр үзләренең шигырьләрендә һәм хикәяләрендә безнең якны юкка гына мактамыйлар. Шигърият укучылар алдында кешенең эчке дөньясын ача, Ватанга, табигатьтәге барлык тереклеккә, туган якка мәхәббәткә өйрәтә. Җылылык һәм мәхәббәт белән сугарылган юллар йөрәкне дәваларга, киңәшләр бирергә, яктылыкка һәм яхшылыкка ышандырырга сәләтле.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә «Казан шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУның 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Кайбыч районында терлекләр һәм кошлар арасында йогышлы авырулар керүне һәм таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән киңәшмә узды.

 

Буа районына эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин булды.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында аутистик спектрда тайпылышлар һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар өчен ел саен үткәрелә торган профильле программаларны карауның икенче этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International