Арча территориаль органы хезмәткәре Илшат Бәдретдинов Кукмара районында эшләүче ИП Тимергалиева н.м. һәм Закирова и.З. кибетләре хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде. Анда кулланучылар хокукларын яклау, бәяләрне рәсмиләштерү, продукциянең сыйфатын раслый торган документларны дөрес урнаштыру мәсьәләләре каралды. РФнең 2300-1 номерлы Законы һәм сәүдә кагыйдәләре нигезендә тәкъдимнәр бирелде. Шулай ук азык-төлек продуктларының сыйфаты, бәяләр һәм социаль товарларга тәкъдим ителгән өстәмәләр турында фикер алыштылар.
Электрон пенсия таныклыгы - традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул.
2026 елның 16 мартында ТР Дәүләт Төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Яшел Үзәннең Футбол урамындагы җитештерү бинасын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде.
Фестиваль урам сәнгатен үстерү, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итү һәм аларны уңайлы заманча шәһәр мохите тудыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә һәм сәнгати бизәүгә җәлеп итү максатларында үткәрелә.
Волейболчы кызларыбызны һәм аларның остазын беренчелекнең лаеклы бронза бүләге белән котлыйбыз! Киләчәктә дә спортта уңышлар, якты җиңүләр һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда яңа казанышлар телибез.
Баш табибның хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Илназ Кәримов билгеләп үткәнчә, Иске өслекләрне сүтү тулысынча төгәлләнгән, инженерлык коммуникацияләре һәм электр үткәргечләре салу актив алып барыла, диварлар әзерләнгән. Барлык су, җылылык һәм канализация системалары тулысынча яңартылачак.
2026 елның 17 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Районыбыз халкы һәм аның кунаклары! Сезнең тавышыгыз 2026 елның 2 мартыннан 6 апреленә кадәр уза торган «Хезмәт итү» Бөтенроссия муниципаль премиясенең III этабында - Халык тавыш бирүендә хәлиткеч булырга мөмкин.
2023 елның 1 сентябрендә Россиядә партнерлык финанславы буенча эксперимент старт алды. Ике елдан соң пилот төбәкләрнең дүртлегенә кергән Татарстан, акчаларны урнаштыру буенча барлык операцияләрнең 84% тотып, лидер булды. Төбәкнең уңыш сәбәпләре, яңа финанс продуктлары һәм «эксперимент» режимыннан чыгу перспективалары турында TatCenter экспертлары фикер алышты.
Изге Рамазан аенда мәктәп укучылары өчен район күләмендә зур ифтар мәҗлесе быел дүртенче тапкыр үткәрелде. Узган ел чарада 500 дән артык укучы катнашкан булса, быел аларның саны 700гә якынлашты. Мәҗлескә гаиләдәге, әйләнә-тирә мохиттәге дини тәрбияне күреп, белеп, аңлап үскән укучылар җыелган иде.