Лениногорск районының «Строймонтаж-Сервис» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
Экология министрлыгында хезмәткәрләр арасында ел саен шахмат турниры булып узды. Интеллектуаль ярышларда ведомствоның алты вәкиле катнашты, алар Стратегик фикерләүләрен, игътибарлылыкларын һәм спорт дәртен күрсәттеләр.
2026 елның 14 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы аз халыклы торак пунктларның югары тизлекле интернетка ихтыяҗын билгеләү өчен сораштыру башлап җибәрде.
Быел Татарстанда MAX милли мессенджеры нигезендә кунакханәләргә цифрлы урнашуны кертү планлаштырыла. Республика кунакханәләре кунакларга кәгазь документларсыз - турыдан-туры мобиль кушымта аша урнашу сервисын тәкъдим итү мөмкинлеге алачак.
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Рушания Сольвар социаль куркыныч хәлдә булган ата-аналар белән «Балаларның хокукларын саклау» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде.
Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга остазлык мәктәбенең өченче курсы кысаларында «Халык алдында чыгышлар: аудиториягә йогынты» онлайн-тренингы үткәрелде. Дәресне Ак Барс банкы Корпоратив университетының баш бизнес-тренеры Диана Вәлиуллина үткәрде. Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Омскида Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Сәнәгать буенча хөкүмәт комиссиясе һәм Сәнәгать буенча координация советы каршындагы химия сәнәгате һәм Биоикътисад буенча комиссиянең уртак утырышы узды. Анда РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.
Видеоконференцэлемтә режимында Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булды. Аны РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммункиацияләр министры, оештыру комитеты рәисе Максут Шадаев үткәрде. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов һәм башкалар катнашты.
Үз сәламәтлегең турында кайгырту – сүздә генә түгел, гамәлдә булырга тиеш. Диспансеризация мөмкин булган куркыныч авыруларны иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә.