Ведомство РФ Хөкүмәтенең Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен, шулай ук юридик затларның аерым төрләре өчен чит ил программа тәэминаты сатып алуны тыю турындагы 1875 номерлы карарын куллану буенча аңлатмалар чыгарды.
Исегезгә төшерәбез, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән көндезге формада укучы һәм йөклелек буенча учетта торучы хатын-кызларга «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.
Бүген И. и. Иннополиста Россия Табигать күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсенең 2025 елдагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәйтелгән утырыш узды. Чарада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Табигать күзәтчелеге җитәкчесе Светлана Радионова катнашты. Коллегиядә шулай ук Татарстан экология министры Азат Җиһаншин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды.
Ашыгыч кисәтү 14.03.2026.
Бүген Мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык»ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу муниципаль этабы узды
Лениногорскида район башлыгы Марат Гирфанов рәислегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Быел яшьләр эшмәкәрлегенең “Безнекен булдыр” Бөтенрәсәй конкурсында катнашу өчен рекордлы санда гаризалар бирелгән иде. Аларның саны 8 меңнән артып китте, теләүчеләр географиясе илнең барлык 89 төбәген колачлады. Эшмәкәрләр ягыннан зур кызыксыну белән бәйле рәвештә, оештыручылар - Стратегик инициативалар агентлыгы, КУЭ Корпорациясе, “Яшьләр эшмәкәрлек инициативасы” фонды һәм “Эшлекле Рәсәй” - гаризалар кабул итүне 23 мартка кадәр озайту турында карар кабул иттеләр.
Хайваннарда йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча штабның чираттан тыш утырышы булды.
Электрон пенсия таныклыгы - традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнгәнлекне кәгазь документлар күрсәтеп тормыйча гына электрон рәвештә расларга мөмкинлек бирә.
Электрон таныклыкта аның хуҗасы турында төп мәгълүмат: фамилиясе, исеме, атасының исеме, шәхси исәп номеры, пенсия төре, аның билгеләнү срогы һәм пенсионерның фотосурәте бар. Барлык мәгълүматлар Россия социаль фондының саклаулы мәгълүмат системасында саклана.
Документны "Дәүләт хезмәтләре" порталында һәм мобиль кушымтада шәхси кабинетта алырга мөмкин. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен таныклыкка автомат рәвештә социаль фонд мәгълүматлары нигезендә формалаша торган уникаль QR-код кушылган.
QR-код аның хуҗасы турындагы мәгълүматның дөреслеген тиз арада расларга мөмкинлек бирә. Һәр код уникаль һәм ялганнан сакланган, бу шәхси мәгълүматларның өстәмә куркынычсызлыгын тәэмин итә. QR-кодның гамәлдә булу вакыты чикләнгән, шуңа күрә аны вакыт-вакыт яңартып торырга кирәк.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, цифрлы форматны кертү гражданнарның дәүләт структуралары белән үзара хезмәттәшлегенең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттыра:
"Электрон пенсия таныклыгы - кәгазь документны электрон вариантка алмаштыру гына түгел, ә сервисның яңа дәрәҗәсе ул. Ул гражданнарга һәрвакыт үз статусын раслау мөмкинлеге бирә һәм хезмәт күрсәтүләргә һәм социаль ярдәм чараларына керүне
гадиләштерә. Цифрлы формат мәгълүматны ышанычлы яклауны тәэмин итә һәм кулланучылар өчен хезмәтләрдән максималь уңайлы файдаланырга мөмкинлек бирә ".
Электрон пенсия таныклыгын кулланышка кертү дәүләт хезмәтләреннән файдалануны гадиләштерүгә, үтә күренмәлелекне арттыруга һәм кәгазьсез документлар әйләнешен үстерүгә юнәлдерелгән.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).