Электрон пенсия таныклыгы - традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнгәнлекне кәгазь документлар күрсәтеп тормыйча гына электрон рәвештә расларга мөмкинлек бирә.
Электрон таныклыкта аның хуҗасы турында төп мәгълүмат: фамилиясе, исеме, атасының исеме, шәхси исәп номеры, пенсия төре, аның билгеләнү срогы һәм пенсионерның фотосурәте бар. Барлык мәгълүматлар Россия социаль фондының саклаулы мәгълүмат системасында саклана.
Документны "Дәүләт хезмәтләре" порталында һәм мобиль кушымтада шәхси кабинетта алырга мөмкин. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен таныклыкка автомат рәвештә социаль фонд мәгълүматлары нигезендә формалаша торган уникаль QR-код кушылган.
QR-код аның хуҗасы турындагы мәгълүматның дөреслеген тиз арада расларга мөмкинлек бирә. Һәр код уникаль һәм ялганнан сакланган, бу шәхси мәгълүматларның өстәмә куркынычсызлыгын тәэмин итә. QR-кодның гамәлдә булу вакыты чикләнгән, шуңа күрә аны вакыт-вакыт яңартып торырга кирәк.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, цифрлы форматны кертү гражданнарның дәүләт структуралары белән үзара хезмәттәшлегенең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттыра:
"Электрон пенсия таныклыгы - кәгазь документны электрон вариантка алмаштыру гына түгел, ә сервисның яңа дәрәҗәсе ул. Ул гражданнарга һәрвакыт үз статусын раслау мөмкинлеге бирә һәм хезмәт күрсәтүләргә һәм социаль ярдәм чараларына керүне
гадиләштерә. Цифрлы формат мәгълүматны ышанычлы яклауны тәэмин итә һәм кулланучылар өчен хезмәтләрдән максималь уңайлы файдаланырга мөмкинлек бирә ".
Электрон пенсия таныклыгын кулланышка кертү дәүләт хезмәтләреннән файдалануны гадиләштерүгә, үтә күренмәлелекне арттыруга һәм кәгазьсез документлар әйләнешен үстерүгә юнәлдерелгән.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
2026 елның 9 марты 00.00 сәгатьтән 09.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында кисәтү
2026 елның 13 мартында «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ ФКК каршындагы директор А. Н.Кудрявцева рәислегендә даими эшләүче семинарның чираттагы утырышы булды.
Утырыш барышында түбәндәге темалар буенча хәбәрләр тыңланды һәм фикер алышынды:
Тариф сәясәте бүлегенең 2025 елгы эш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары турында (докладчы – бүлекнең әйдәп баручы белгече Гәрәев А.И.).
2026 елгы 1 һәм 2 номерлы ФКК каршындагы семинарлар беркетмәләре пунктларын үтәү турында (докладчы – директор урынбасары Ч. Н.Гайзатуллина).
Инновацион продукцияне исәпкә алу тәртибе турында (докладчы – макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Е.В. Баһаутдинова).
Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» ДБУнең Фәнни-координацион киңәшмә әгъзалары, шулай ук «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» ДБУнең кызыксынучы хезмәткәрләре видеоконференцэлемтә режимында катнашты.
Ул «Алпар»совхозында төрле эшләрдә эшли. Аның биш баласы, тугыз оныгы һәм унбер оныкчыгы бар.
6 нчы санлы "Теремок" МББМУ коллективы III Бөтенроссия «Хезмәт»муниципаль премиясе дипломанты булды! Безнең өчен бу зур хөрмәт һәм танылу, чөнки «хезмәт» премиясе — ул конкурс кына түгел - ул үзләренең кече ватанын ихлас күңелдән яраткан һәм аның киләчәге өчен эшләгән кешеләрнең казанышларын тану . Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә куелган "хезмәт" премиясе муниципаль бергәлекнең иң битараф булмаган вәкилләрен берләштерә .
11 мартта Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының 95 еллыгына багышланган мәгърифәтчелек акциясе узды. Нәкъ менә шушы көнне, 1931 елда, комплекс рәсми рәвештә СССРда гамәлгә куела, илнең физик тәрбия системасының нигезе булып тора.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы татарстанлыларга үз эшчәнлеге һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эше, социаль яклау чаралары һәм тармакның актуаль мәсьәләләре турында мәгълүмат бирү өчен барлык коммуникация каналларын куллана.
Базарлы Матакта урнашкан «Ләйсән» бассейны янына махсус хезмәтләр: янгын сүндерү-коткару отряды, эчке эшләр хезмәткәрләре, шулай ук газ һәм электр компанияләре вәкилләре, урманчылар, медицина хезмәткәрләре, юл төзүчеләр, коммуналь хезмәткәрләр, ветеринарлар һәм башка белгечләр җәлеп ителде.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе MAX милли мессенджерында «Татарстанда салымнар турында барысы да/ Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе»рәсми каналын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү