Бу соңгы 4 елда Көнбатыш Европада Россия циркының тулы канлы шоу-программасының беренче гастрольләре. Казан дәүләт циркы 2026 елның 5 аенда Будапештның башкала циркында «МИРАС» милли татар спектакль-фэнтезисын күрсәтәчәк.
Бүген Иске Әнҗерә авылында яшәүче Затия Рәхим кызы Зарипова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
сәгать 14 тән 18 гә кадәр. 2026 ел, 7 март 2026 елның 7 мартында
Көннең икенче яртысында һәм кичендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 1-2 км га кадәр күз күреме начараюы һәм 15-17 м/с тизлектәге көчле җил көтелә.
Нәрсә соң ул — туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана ул? Ул — син яши торган авыл, син иснәп үскән саф һава, тирә-ягыңдагы кошларның моңлы сайравы, җылы кояш нурлары, келәм төсле ямь-яшел чирәм һәм, әлбәттә, ачык йөзле, сабыр, мәрхәмәтле кешеләр — синең халкың. Кеше кайда гына булмасын, нинди гүзәл җирләрдә яшәсә дә, йөрәге һәрвакыт үзенең туган ягына тартыла. 4 март көнне туган якның никадәр кадерле икәнен аңлату максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре шигырь уку кичәсе оештырдылар. “Газиз дә син, кадерле дә, минем Туган җирем!” дип исемләнгән бу чара районыбызның оешуга 35 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Яшьләребез якташ язучыларыбыз иҗат иткән шигырьләрен укып, туган якка, туган авылга һәм туган җиргә булган мәхәббәт хисләрен яңарттылар. Әлеге кичә йөрәкләрдә туган җиргә карата ихтирам һәм горурлык хисләре уятты, милләтебезнең рухи байлыгын тагын бер кат искә төшерде.
Казан Кремле сайтында хәзер «Казан Кремле фондларында Казан Кораны»виртуаль күргәзмәсе белән танышырга мөмкин.
Консультация-2026 елның 7 мартында 14 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Спортка кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Һәм «Нәниләр чаңгы юлы» моңа дәлил. Стартка чаңгы узышларында җиңүчеләр исеме өчен көрәшкән иң көчле, җитез һәм чыдамлылар чыга. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан 3 нче урынны Шакирова Айсылу һәм Шакиров Әмирхан, 4 нче урынны Хафизов Азамат алдылар. Бу көнне балалар көттеләр һәм аңа әзерләнделәр, аларның тырышлыклары яхшы нәтиҗәләр, җанатарларның сокланып кычкырулары, ата-аналарның, педагогларның ярдәм итүе белән акланды. Барыгызга да рәхмәт! Яшь чаңгычыларыбызга яңа җиңүләр телибез!
Казанда " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсына йомгак ясалды.
07.03.2026 га ашыгыч кисәтү
4 март көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә экологик белемнәрне үстерү һәм экологик культураны формалаштыру максатыннан «Табигать дөньясына китап аша» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Укучылар Җир планетасының экологик проблемалары белән танышып, табигатькә сакчыл һәм игътибарлы караш кирәклеген аңладылар. Алар киләчәк буыннар өчен табигатьнең гүзәллеген саклап калу өчен аңа ярдәм кулы сузарга кирәклегенә төшенделәр. Чара ахырында балалар табигатькә багышланган шигырьләр укып, әлеге эшнең әһәмиятен тагын бер кат ассызыкладылар.