2026 елның 1 мартыннан бердәм пособие билгеләгәндә алиментны исәпкә алу тәртибендәге үзгәрешләр үз көченә керде. Түләү сорап мөрәҗәгать иткән яки аны озынайтачак гаиләләргә яңа норма кагылачак. Ата-ананың алимент түләтү турында суд карары яисә суд приказы булмаган очракта, гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләгәндә, Татарстан Республикасы буенча айлык номиналь хезмәт хакыннан (Росстат мәгълүматлары буенча) түбәндәге суммалар исәпкә алыначак: бер балага күрсәтелгән зурлыктан - 1/4, ике балага - 1/3, өч һәм аннан да күбрәк балаларга - ½ өлеш. Алимент суд тарафыннан билгеләнгән очракта, гаилә керемендә мөрәҗәгать итүче пособие билгеләүне сорап биргән гаризада күрсәткән фактта кергән суммалар гына исәпкә алына.
ТР Кайбыч муниципаль районындагы «Татавтодор» җәмгыятендә транспорт чараларын имин эшләтү буенча дәрес узды
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге производствода зыян күргән гражданнарны транспорт чаралары белән тәэмин итүне дәвам итә. 20 февраль көнне 31 татарстанлы яңа автомобиль ачкычлары алды. Шуларның сигезенә LADA Vesta, егерме өченә LADA Granta автомобильләре бирелде.
2026 елның 4 мартында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында республикада креатив индустрияләрне үстерү мәсьәләләренә багышланган беренче эшлекле очрашу булды. Чарада ТР Иҗтимагый палатасы комиссияләре әгъзалары һәм чакырылган экспертлар катнашты.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
"Хатын – кызлар яза" - ТР Милли китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан шундый исемдә китап күргәзмәсе ачылды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Саба муниципаль районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән очрашу булды. Очрашу барышында җәмгыятьтә хатын-кызның күпкырлы ролен ачып бирүче әңгәмә үткәрелде. Очрашуда катнашучылар илебез тарихының иң мөһим битләренең берсенә — Бөек Ватан сугышында хатын-кызларның роленә аерым игътибар бирделәр. Чара укучыларга Ватанның тарихи мирасын тирәнтенрәк аңларга, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләргә, гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен аңларга ярдәм итте.
Район Башлыгы хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрнең әнисе Наталья Вәгыйзова белән очрашты.
Россия "Знание" җәмгыяте 2 марттан 15 мартка кадәр бөтен ил буйлап Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган лекцияләр циклын уздыра.