ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

«Алабуга үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең өлкәннәр поликлиникасында профилактик әңгәмә узды. Фельдшер Юлия Исаева пациентларга тикшерүләрнең яңа һәм бик мөһим этабы - репродуктив сәламәтлекне бәяләү буенча диспансеризация турында сөйләде. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

3 нче март көнне якташ язучыбыз, прозаик, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни премиясе лауреаты Нурислам Хәсәновның 85 яшьлек юбилее уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә әңгәмә-сөйләшү үткәрелде. Шулй ук “Бәхилләрме йөрәк” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының төрле чорларда иҗат иткән әдәби әсәрләре һәм шигырьләре урнаштырылды. Н. Хәсәновның республика көндәлек матбугатында беренче әдәби язмалары – шигырьләре, нәсерләре, очерк-хикәяләре – узган гасырның алтмышынчы елларында күренә башлый. Аның әсәрләрендә геройларның эчке кичерешләре, мәхәббәт һәм нәфрәт, кешеләрнең табигатькә булган мөнәсәбәте, тормыш яшәешебез яктыртыла.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2025 елгы эшенә йомгаклар буенча киңәшмәдә катнашты. 

Әлеге чараның төп максаты — наркотикларга бәйлелекне кисәтү, психоактив матдәләрнең зарары турында киңкүләм мәгълүмат тарату һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру булды. Очрашу барышында наркотикларның яшүсмерләр сәламәтлегенә китерә алган җитди зыяннары турында җентекләп сөйләштеләр. Шулай ук наркотиклар белән бәйле законнар һәм аларны бозу нәтиҗәләре турында фикер алышу узды. Катнашучыларга дусларның наркотиклар кулланып карарга үгетләүләренә ничек бирешмәскә икәнлеге турында файдалы киңәшләр дә бирелде.

Әлеге көн кысаларында Айдар авылы китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә олы яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Начар гадәтләргә-юк! Сәламәт яшәү рәвешенә-әйе!” дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрелде. Чара барышында яшьләр, мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп, файдалы һәм зарарлы гадәтләр , күңелгә ятышлы шөгыль табу, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар кулланмау турында фикер алыштылар. Китапханәдә «Наркомания-киләчәксез тормыш» күргәзмәсе оештырылып, кешелекнең глобаль проблемасы буларак наркоманиягә багышланган әдәбият тәкъдим ителде. Очрашу ахырында китапханәче яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт, китап уку белән шөгыльләнергә, авырлыкларга һәм авыр тормыш хәлләренә каршы торырга өйрәнергә чакырды.

Әлеге чара ярдәмендә татар язучылары әсәрләренең әхлакый мәгънәсе турында күзаллау формалаштырылды. Балалар туган ягыбызның юбиляр язучысы Н. Хәсәновның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты.

Нурислам Хәсәнов - китап тышлыгындагы исем генә түгел, татар әдәбиятында тулы бер чор. Ул иң мөһим нәрсәләр - мәхәббәт, дуслык, бурыч, гади кешеләрнең авыр язмышлары, туган җирнең гүзәллеге турында шундый итеп сөйли белә ки, аның һәр сүзе күңелгә үтеп кереп уйланырга һәм хискә бирелергә мәҗбүр итә.

Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, 1 март көнне Урта Мишә авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Безнең сайлау – наркотикларсыз дөнья!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Катнашучылар китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда наркотикларның зыяны турында китаплар һәм брошюралар, шулай ук сәламәт тормыш рәвеше турында бай мәгълүмат бирүче басмалар тәкъдим ителде. Әңгәмә барышында сәламәт һәм бәхетле киләчәк өчен наркотиклардан баш тартуның әһәмияте ассызыкланды.

Безнең изге бурыч – бу кыйммәтле хәзинәне югалтмыйча, киләсе буыннарга тапшыру. Без бабаларыбыз салган изге юлдан атлыйбыз, шуңа күрә аларның мирасын хөрмәтләү, телебезне саклау, гореф-гадәтләребезне балаларга өйрәтү – һәрберебезнең изге бурычы булып тора. Шул уңайдан, 28 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Әби-бабаларыбызның йолалары” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. «Кеше – ике яңалык арасындагы күпер», — диләр. Ә безнең күперебез нык һәм ышанычлы булсын өчен, аның тамырларын, тарихын һәм гореф-гадәтләрен онытмыйча, саклап калу бик мөһим.

Балалар китапханәсендә “Бергәләп укыйбыз!” акциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International