Фазлыева Амалия һәм аның тренеры Ильясов Радик Мударис улын спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелү белән котлыйбыз! Бу спортчы карьерасында зур казаныш, һәм без аны алда яңа биеклекләр һәм җиңүләр көтә дип ышанабыз. Күнекмәләрне алга таба үстерүдә һәм яңа максатларга ирешүдә уңышлар телибез!
18 апрель Олы Шәмәк мәдәният йортының «Туслах» халык фольклор ансамбле (җит. Елена Савелькина) Казан дәүләт мәдәният институтында узган «Этномириада» XIII Халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты конкурс-фестиваленең икенче этабында катнашты.
Казан Ратушасында 2025 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
«Тоталь диктант» акциясе кысаларында «Милэшкэй» һәм «Башаккай» балалар бакчаларында «Недиктант. Балалар». акциясе узды.
Казанда узган «Туган тел» форумында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика районнары һәм Россия төбәкләре арасында мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә чыгару бурычын билгеләде.
СПОРТЧЫЛАРЫБЫЗНЫҢ ЯҢА КАЗАНЫШЛАРЫ!
Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә, шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрлыгының 2026 елның 14 апрелендәге 48/н номерлы боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчысы Идрисов Ниязга бадминтон буенча «беренче спорт разряды»бирелде. Тренер-укытучы Зарипова Гөлнара Хәмит кызы.
Тренерны һәм спортчыны котлыйбыз! Уңышлар, искиткеч нәтиҗәләр һәм зур җиңүләр телибез!
Яр Чаллының 104нче «Бәләкәч» балалар бакчасында зурлар төркемендәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Три Т: Техника. Талант. Творчество» төбәк конкурсы узды.
Татарстанда физика, химия һәм биология фәннәрен укытучылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү программасы проекты эшләнде.