ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Болытлы.

Урыны белән бераз кар.

Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы -12..-15, урыны белән -19.

Көндез максималь температура -7..-11˚.

Юлларда бозлавык.

Татарстанда янәдән «утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы эшен дәвам итә, ул «экологик иминлек»милли проектына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында бүген «Аталар һәм бабалар эше өчен» күргәзмәсе ачылды. Ул Ватанны саклаучылар көненә һәм махсус хәрби операция башлануга багышланган.

24 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында ТР Спорт министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы булды. Утырышның темасы 2025 ел йомгаклары буенча ведомствоның гавами максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруга йомгак ясау булды. Доклад белән Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады.

Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында язмышлары батырлык, ныклык һәм Ватан алдындагы бурычларына тугрылык үрнәге булганнарны искә алабыз. Шундый геройларның берсе — Винера Абдулловнаның бабасы Кириленко-Алимов Әхәт Исмәгыйль улы, Бөек Ватан сугышы ветераны.

Фронттагы батырлык һәм рух ныклыгы

1913 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Күперче авылында туган Әхәт Исмәгыйль улы 1941 елда үз теләге белән Ватанны сакларга китә.3 нче Белоруссия фронтының легендар 36 нчы гвардия туп артиллерия бригадасында хезмәт итеп, ул яшь тракторчы булып Кызыл Армия сафларына эләгә. Аның фидакарьлеге һәм тапкырлыгы сугыш чоры авырлыкларын җиңәргә ярдәм итте.

Тэги: Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын - кыз депутатлар берләшмәсе «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2026 елның 26 февралендә 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча телефон аша «кайнар линия» оештыра.

#Спортроссия дәүләт программасы кысаларында Тәтештә "ТР ДОСААФ" автомәктәбе белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган йөзү буенча ачык турнир узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2026 елның 26 февралендә 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча телефон аша «кайнар линия» оештыра.

Менә кыш ахырына якынлаша да инде, димәк, бер-береңне чәй белән генә түгел, яхшы сүзләр белән дә җылытырга вакыт. Бу безгә бербөтен булып калырга ярдәм итә торган мөһим ритуалга әйләнде. Чаллы һәм Казан шәһәрләрендәге ашыгыч чакыруларны эшкәртү үзәкләрендә хезмәттәшләр Май чабу атнасы дәвамында бер-берсен тәмле коймак-тәбикмәк, сушка, хуш исле чәй белән белән сыйлыйлар.

#Спортроссия дәүләт программасы кысаларында районның фитнес-үзәкләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт чаралары узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International