Күлле-Киме мәктәбендә китапханә хезмәткәре белән берлектә “Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, без яшибез Рәсәй илендә”
Балигъ булмаганнар-ның хокук бозуларын кисәтү, шулай ук гражданнарның хокукый грамоталылыгын арттыру максатында Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлары район мәгариф учреждениеләрендә киң күләмле профилактик эшләр үткәрде.
Юлбат авылы һәм Ике басу Арташ авылы ФАП фельдшерлары Бадикова Миләүшә һәм Сәләхиева Айгөл мәктәп укучылары белән «балаларда һәм яшүсмерләрдә күрү органнары авыруларын профилактикалау»
Самат Мусин Арчаның алтынчы мәктәбендә 5нче сыйныфта укый. “Тәртипле, тырыш укучы”, – ди сыйныф җитәкчесе Ләйсән Кәбирова
Ильяс Фәттахов
Самат буш вакыты булуга, ял, каникул көннәрендә Мөндеш авылына ашыга. Анда аны әбисе, бабасы гына түгел, атлары да көтә. “Атлары” дип әйтү юкка гына түгел, чөнки ул аларны “Казанка” хуҗалыгында җәйләрен көтү көткән акчасына сатып алган.
– Беренче атым “Аккош”, икенчесе – “Буян”, өченчесе – “Дустым” кушаматлы, – ди ул. – Үзем эшләп алган акчага инкубатор алдык, тагын акча эшләп кар көрәгеч алырга исәп.
Бабасы Ренат, әтисе Ришат белән ат эзләп Апас, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Биектау якларына барганнар. “Мин үзем дә атлар яратам, – ди Ришат. – Әле менә нәсел айгыры да алдык. Ул да проблема бит, бияләрне алып килүчеләр күп”.
– Апрельдә өч тай туачак, – ди Самат. – Исәп атларны күбәйтү, 50 башка җиткерергә уйлыйбыз.
Болытлы. Кар, юеш кар, көндез урыны белән көчле.
Кайбер районнарда бозлавык, төнлә һәм иртән томан, көндез буран.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында башлангыч һөнәри берлек оешмасының хисап җыелышы булды.
“Запорожец” ретро машиналарында ярышлар Арчада 2011 елдан уздырылып килә
Гөлнур Миннебаева
23 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә Арча ипподромында традицион “Запорожец” машиналары ярышлары узды.
Бәйрәмне Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов ачып җибәрде. Ул ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, райондашларга исәнлек-саулык һәм тынычлык теләде.
– Барлык ир-егетләрне дә бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык, тынычлык телим. Бүгенге көндә 600дән артык райондашыбыз махсус хәрби операция зонасында. Кызганыч, яу кырында ятып калучылар да бар. Әлеге ярышлар алар истәлегенә багышлана, – диде ул.
Ярышларны оештыручы, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы рәисе Илнур Яруллин район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Сабантуй бәйрәменнән кала районыбыз халкы яратып йөри торган чараларның берсе – ул “Запорожец” ярышлары. Беренче елларны ул әфган сугышы батырларына багышланса, соңгы елларда махсус хәрби операциядә һәлак булучыларны искә алабыз. Елдан-ел әлеге ярышлар масштаб һәм оештырылу ягыннан үсә, үзгәрә. Катнашучылар да күбәя. Ярышларның дәвамлы булачагына ышанам, – диде ул.
Гөлсинә Зәкиева
16 февральдә кичке якта Фаяз Әхмәдуллин һәм Әгъзәм Гайфуллин җитәкчелегендә ике зур машина юлга кузгалды.
– Арчадан һәм Яңа Кенәрдән йөк төядек, – диде Әгъзәм Гайфуллин. – Өч генератор алып бардык. Берсен Ленар Терентьев соравы буенча Яңа Кенәрдән Садыйковлар, Фәйзрахмановлар гаиләләре, Ленарның сыйныфташлары җыелып алды. Икесен район башлыгы Алмаз Хисаметдинов якташ егетләр соравы буенча бирде. Шулай ук ике Starlink (спутник интернеты системасы) алдык. Берсен Рәмис Иванов үзе алып киткән иде, икенчесен Ленар Терентьев частена илтеп тапшырдык. Түбән Аты егетенә балалар республика клиник хастаханәсе коллективы бүләк итте, аны иясенә бирдек.
2026 елның 28 февраленә һава торышы фаразы