ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2026 ел
дүшәмбе

Ел саен 15 мартта Бөтендөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.

28 февраль Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне алдыннан, Олы Тархан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бәйсез тормыш», дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. 

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Курсабаш мәктәп-интернатында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Россия халыклары әкиятләре» иҗади рәсем конкурсы узды. Чараның төп максаты: балалар укуын популярлаштыру, Россия халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре белән танышу, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Катнашучылар халык әкиятләре белән таныштылар, аларның әһәмияте турында фикер алыштылар һәм яраткан сюжетларының оригиналь иллюстрацияләрен тудырдылар, алар төрле ысул белән: буяулар, карандашлар, тушь һәм башка материаллар белән эшләнгән.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2026 елның 1 июненнән балалы Татарстан гаиләләре яңа социаль ярдәм чарасын - еллык гаилә түләвен ала алачак

Хәрби - патриотик эш айлыгы кысаларында Килдеш урта мәктәбенең 9-10 сыйныфларында "Тормыш юлы көче" дигән әдәби сәгать үткәрелде. 

27 февральдән 1 мартка кадәр Мәскәүдә Киокусинкай буенча «Милләтләр кубогы» узды. Анда дөньяның 30 иленнән 1600 спортчы катнашты.

2026 елның 26-28 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә 2012-2013 елларда туган «Татарстан өметләре»егетләре һәм кызлары арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Кукмара районы командасы составында Закиров Әмир, Галимҗанова Иделия, Хәбибрахманова Ләйсән, Драницына Александра, Мәрданова Адилә, Антонова Юлия, Шамеев Богдан, Хурамшин Нурислам, Юркеев Антон, Шаймарданова Динә, Каюмов Никита, Трофимов Егор авыл районнары арасында мактаулы икенче урынны алдылар. Тәрбияләнүчеләр һәм тренерлар Илфар Сәләхов һәм Алексей Рамазановны  җиңүләре белән котлыйбыз.

ГТО - ул катлаулы, күңелсез яки профи өчен генә дип уйлыйсызмы? Без сезнең белән бәхәсләшергә әзер

23-27 февраль көннәрендә Казанда 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә 2025 елда җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларның исемлеген билгеләү һәм муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International