ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2026 ел
дүшәмбе

Язның беренче көне өстәл теннисы бүлегендә уңышлы булды.01 март көнне «Саба-Арена» УСК «Якшәмбе лигасы» нда катнашучыларны кабул итте.Топ лигада 12 дуэт көч сынашты. «Трейд металл» командасы Камил Вилданов пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Икенче урында - «КДМУ» дуэты (Казан дәүләт медицина университеты).Салават Заһидуллин-Газиз Даулиев икенче урынга күтәрелделәр. Лиганың җиңүчеләре булып «Тибхар» дуэты Илсаф Латыйпов белән Әлфис Вәлиуллин танылды. Икенче лигада 12 дуэт көч сынашты. Өченче урында "Феникс " хатын-кызлар дуэты Алинә Хәйруллина-Айзилә Шакирова.Икенче урында "Имеральд " дуэты Салават Сираҗиев-Ранель Петров. Җиңүче һәм топ лигага юллама иясе итеп «ВЕКА» дуэты-Иделия Сафина Алиана Әхмәтҗанова танылды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Ел саен 15 мартта Бөтендөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.

28 февраль Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне алдыннан, Олы Тархан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бәйсез тормыш», дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. 

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Курсабаш мәктәп-интернатында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Россия халыклары әкиятләре» иҗади рәсем конкурсы узды. Чараның төп максаты: балалар укуын популярлаштыру, Россия халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре белән танышу, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Катнашучылар халык әкиятләре белән таныштылар, аларның әһәмияте турында фикер алыштылар һәм яраткан сюжетларының оригиналь иллюстрацияләрен тудырдылар, алар төрле ысул белән: буяулар, карандашлар, тушь һәм башка материаллар белән эшләнгән.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2026 елның 1 июненнән балалы Татарстан гаиләләре яңа социаль ярдәм чарасын - еллык гаилә түләвен ала алачак

Хәрби - патриотик эш айлыгы кысаларында Килдеш урта мәктәбенең 9-10 сыйныфларында "Тормыш юлы көче" дигән әдәби сәгать үткәрелде. 

27 февральдән 1 мартка кадәр Мәскәүдә Киокусинкай буенча «Милләтләр кубогы» узды. Анда дөньяның 30 иленнән 1600 спортчы катнашты.

2026 елның 26-28 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә 2012-2013 елларда туган «Татарстан өметләре»егетләре һәм кызлары арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Кукмара районы командасы составында Закиров Әмир, Галимҗанова Иделия, Хәбибрахманова Ләйсән, Драницына Александра, Мәрданова Адилә, Антонова Юлия, Шамеев Богдан, Хурамшин Нурислам, Юркеев Антон, Шаймарданова Динә, Каюмов Никита, Трофимов Егор авыл районнары арасында мактаулы икенче урынны алдылар. Тәрбияләнүчеләр һәм тренерлар Илфар Сәләхов һәм Алексей Рамазановны  җиңүләре белән котлыйбыз.

ГТО - ул катлаулы, күңелсез яки профи өчен генә дип уйлыйсызмы? Без сезнең белән бәхәсләшергә әзер

23-27 февраль көннәрендә Казанда 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International