Социаль Фондның төбәк бүлеге 2025 елда Татарстаннан 100 студент кызга йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләгән
Түбән Каманың 66 нчы гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасында дүртенче кышкы Паралимпия уеннары узды. Спорт бәйрәмендә 66 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар белем ала торган 29 нчы һәм 70 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Бу ялларда ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында быел беренче тапкыр ярышлар узды. Мирный бистәсендә Безнең спортчылар чаңгы ярышларында катнаштылар.
2026 елның 1 мартында Кукмарадан «Ягуар» һәм Агерҗе шәһәренең «Спутник» 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Матч «Спутник» файдасына 4:1 исәбе белән тәмамланды.
«Син уенда»Бөтенроссия спорт проектлары конкурсының VI сезонына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасыннан 10 гариза бирелгән инде. Гариза бирү кампаниясе 2026 елның 31 мартына кадәр дәвам итәчәк.
Турнирда 4 команда катнашты: ике Кайбыч командасы һәм Апас һәм Чүпрәле районнарыннан җыелма командалар
Чүпрәле районында районыбызның чәчәк атуы өчен күп еллар хезмәт куйган озын гомерлеләрне, ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, лаеклы кешеләрне юбилейлары белән котлау күркәм традициягә әверелде
Станислав Романовский исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә төрле һөнәрләргә багышланган мавыктыргыч танып- белү сәгате узды. Чара бик күп яшь укучыларны җыйды, алар киләчәк карьера мөмкинлекләре дөньясына кызыксынып чумдылар.