ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2026 ел
дүшәмбе

"Игътибар! Татарстан Республикасында тавыш сиреналарын җибәреп, халыкка хәбәр итү системасын планлы тикшерү 2026 елның 4 мартында үткәреләчәк. Тынычлык саклавыгызны сорыйбыз.»

Татарстанның нефть башкаласы Әлмәт шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Созвездие – Йолдызлык» XXVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең беренче зона этабы тәмамланды.​ Жюри әгъзалары «Хореография», «Вокал», «Конферанс» номинацияләрендә 350 гә якын номер карадылар.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре 10 нчы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен дәрес оештырды. Мәктәп укучыларына товарларның кимчелекләре ачыкланганда сатып алучыларның хокуклары, сату-алу килешүләрен төзү тәртибе һәм бәхәсләрне хәл итү кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Полиция бүлеге Тикшерү материалларын Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырды. Тикшерү күрсәткәнчә, «а» кибете законсыз рәвештә дүрт төрле сыра саткан (барлыгы 36 шешә). «Честный знак» системасы мәгълүматлары буенча, әлеге продукция элегрәк сатылган булган инде. Кабат маркировкаланган алкогольне сату мониторинг системасына белешмәләр бирү тәртибен бозу булып тора. Мондый хокук бозу өчен РФ КоАПның 14.19 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган. Инспекция хезмәткәрләре эш материалларын тикшерә.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

"Саба -йөзү бассейны"нда "Фитнес леди 2026" физик-сәламәтләндерү чарасы булып узды.

02.03.2026 ел Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Татарстан Республикасы Сарман районы прокуроры катнашында узган киңәйтелгән утырышында Административ хокук бозулар турындагы эшләр каралды. 2025 ел йомгаклары буенча Балигъ булмаганнарның җинаятьчелегенең торышы турында, хокук бозулар кылу сәбәпләрен һәм шартларын анализлау, укучыларның хокук бозуларын профилактикалау чараларын күрү нигезендә, юл хәрәкәте кагыйдәләре инспекторы, мәгариф бүлеге башлыгы, «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУ директорының тәрбия эше буенча урынбасары чыгыш ясады. Комиссия әгъзалары балигъ булмаганнарда суицид билгеләре һәм аутоагрессив тәртип ачыкланган очракта ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) гамәлләре алгоритмын өйрәнде.

Дүшәмбе, 2 март көнне, сәг.  19:00 дән 07:00 гә кадәр «Лагуна» сәүдә үзәге янындагы автостоянкада махсус техника кулланып кар чистарту эшләре башкарылачак.

 

4 мартта сиреналар яңгыраячак:

• 10:40 һәм 10:45 сәгатьтә

• 10: 43 сәгатьтә – теле-һәм радиоканалларда махсус сигнал.

Ярышларның призеры Завьялов Роман булды

2026 елның 28 февралендә Чаллы шәһәренең шәһәр мәйданы (Яр буе паркы) территориясендә «Энергия Добра» кубогының чираттагы этабы - бөтен Татарстан һәм Удмуртия Республикасы һәм Марий Эл спортчыларын берләштерүче биатлон ярышлары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International